Республикада АИ-92 бензины бәясе арткан

Татарстанда 18-25 гыйнвар аралыгында бензинның уртача бәясе арткан. АИ-92 маркалы бензинның литры – 12 тиенгә (моңарчы 42,54 сум булса, хәзер 42,66 тиенгә җиткән), АИ-92 исә 10 тиенгә (45,90 сумнан 46 сумга кадәр) кыйммәтләнгән.

Татарстанстат хәбәр иткәнчә, Татарстанда АИ-98 маркалы бензин һәм дизель ягулыгының бәяләре (литры 53,35 һәм 47,48 сум) үзгәрешсез калган.

Россиядә исә 2021 елның 18-24 гыйнвар аралыгында бензинның уртача бәясе 13 тиенгә арткан, диелә Росстат материалларында.

Эксперт элегрәк Татарстанда ягулык бәяләре үзгәрергә мөмкин дип фаразлаган иде.


Фикер өстәү