Рөстәм Миңнеханов халыкара санитар-эпидемиологик өйрәнүләрне ачу тантанасында катнашты

Казанда гадәттән тыш эпидемиологик хәлләр килеп туганда мобиль лабораторияләр ярдәмендә тиз генә чаралар күрергә тиешле халыкара командалар өйрәнүләре ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

“Казан-Экспо” территориясендә узучы чарага шулай ук Роспотребнадзор оешмасы җитәкчесе – Россия Баш санитар табибы Анна Попова килде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген – дөньяда коронавирус инфекциясенә каршы көрәш дәвам иткән бер мәлдә, өйрәнүләр үткәрүнең аеруча мөһимлеген искәртте. Ул республиканың эпидемиологик иминлекне игътибар үзәгенә алуны таләп иткән зур халыкара чаралар оештыру буенча зур тәҗрибәгә ия булуын билгеләп үтте. Мобиль лабораторияләр барлык зур чараларда биологик иминлекне тәэмин итүдә канашты, диде Рөстәм Миңнеханов.

Халыкара өйрәнүләрдә ерак һәм якын чит илләрнең – Бельгия, Германия, Франция, Әзәрбәйҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан командаларының катнаша. Тантана барышында фәкать уртак тырышлык белән генә инфекцияләргә каршы көрәшергә мөмкин булуы турында әйттеләр.

Анна Попова үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, өйрәнүләрдә 20 илдән 120 белгеч катнаша. Халыкара өйрәнүләрне “Роспотребнадзор” Россия Хөкүмәте ярдәмендә оештырган. Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, өйрәнүләргә әзерләнү һәм аларны үткәрү барлык санитария-эпидемиологик иминлек таләпләренә туры килә. Чарада катнашучыларның 90 проценттан артыграгы вакцинация узган. “Казан Экспо”да эшләүчеләрнең барысы да ковидка тикшерелгән.


Фикер өстәү