Йөкле хатын-кызларга коронавирусның тәэсире турында туры эфир үткәрелә

Бүген, 23 июньдә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова инстаграмдаТатарстанның коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы аккаунтында туры эфирда күпләрне борчыган сорауларга җавап бирәчәк.

Эксперт йөклелек чорында коронавирусның тәэсире, балага узарга планлаштырганда вакцинация ясату вакыты һәм хатын-кыз организмына прививканың йогынтысы турында сөйләячәк.

«Киләчәк турында кайгыртып: вакцинация һәм ана булу» дип аталган эфирның модераторы  — Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева. Онлайн-трансляция 11.00 сәгатьтә башлана.

Эфирны Татарстанның коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы (@stopcovid19.tatarstan) һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы — (@minzdravrt) аккаунтларыннан карап булачак.


Фикер өстәү