Әлмәт районының Яңа Кәшер мәктәбе инде 17 ел ремонт көтә. Августның соңгы көннәрендә мәктәпнең хәлен үзебез дә күреп кайттык.
Яңа Кәшердә 1 мең хуҗалык исәпләнә, 2,5 мең кеше яши. Яңа уку елында мәктәптә 136 бала белем алачак. Былтыргы белән чагыштырганда, укучылар саны дүрткә күбрәк. 1 нче сыйныфка 11 бала киләчәк. Шунысы сөенечле: демография күрсәткече яхшыра бара. Ә менә 50 ел элек төзелгән мәктәп ярты гасыр эчендә бер генә тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән.
Ярылган урында – маяклар
Рамилә Әхмәдуллинаның мәктәптә ике баласы укый. Аларны мәктәпкә укырга җибәрергә курка ул. «Нинди аяныч хәлдә икәнлеген үзегез күреп торасыз бит. Яңасын төземәсәләр дә, ишелгән җирен сүтеп төзекләндерсеннәр, шартларны яхшыртсыннар иде», – диде ул, балалары өчен борчылып.
Рузана Шәфигуллинаның кызы 2 нче сыйныфка бара. Аннан да шундый ук сүзләр ишеттек: кыш көне тәрәзәдән җил ыжгырганда, уку өчен нинди шартлар турында сөйләргә була?!
Мәктәп директоры Лилия Ризатдинова әлеге вазыйфада – биш ел. Шуңа күрә вазгыятьне 35 ел урынбасар булып эшләүче Лилия Насыйбуллина яхшырак белә.
– 2006 елда диварда ярыклар күренә башлагач, ишелеп төшмәсен дип, шул өлешен кран белән җимереп алдылар. Хәзерге вакытта эчке яктагы диварларның ярылган урыннарына ярты ел саен махсус маяклар куябыз. Үзгәрешләр булу-булмавын кенәгәгә язып барабыз. Әллә ни куркыныч юк, – диде Лилия Насыйбуллина.
Директор Лилия Ризатдинова сүзләренә караганда, моңа кадәр сыйныфларда җылылык җитеп бетмәгән. Узган елны ике җылылык казаны урнаштырганнар. Тәрәзәләр фәкыйрь хәлдә күренсә дә, батареялар җылыта икән үзе. Узган кыш сыйныфларда әллә ни суык булмады, дип ышандырырга тырышты ул.
– Ремонтны киләсе елның февралендә башлыйбыз, дигән сүз бар. Ул вакытта мәктәптә укытып тора алабыз. Безнең ишегалдында башка бинабыз да бар әле. Анда ашханә, спорт залы урнашкан, – диде ул.
Белем йортының нигезе уйный, аны да ныгытырга кирәк, дигән сүзләрне дә ишеттек. Без килгәндә, белгечләр ярык урыннарны карап йөри иде. Мәктәп җитәкчеләре әйтүенчә, прокуратурадан да килеп киткәннәр.
Милли мәктәпне югалтмыйк!
22 ел башлангыч сыйныфларны укытучы Гөлнара Вәлиева әйтүенчә, ремонтны инде күптән көтәләр. «Шундый зур авылга яңа мәктәп төзесәләр дә була инде. Һич югы төзекләндерсеннәр иде. Балаларның күрше авыл мәктәпләренә укырга барасы килми», – ди ул.
Земфира Фазлыева 36 ел башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Милли курчаклар тегеп, укучыларында милли горурлык хисе уятырга тырыша. Курчак театры да оештырган. Төрле бәйгеләрдә дә катнашалар икән.
Кайбер авылларда укытучылар юк. Монда исә яшь белгечләр һөнәр алгач, үз мәктәпләренә укытырга кайта. 16 педагогның яртысы диярлек – яшьләр. Укучыларның БДИ нәтиҗәләре дә яхшы. Тик биналары гына яхшырмый. «Мин 3 нче сыйныфта укыганда ук, мәктәп авария хәлендә иде. Без ремонтны укыганда ук көттек. Педагогик вузны тәмамлап, биредә эшли башлавыма өч ел вакыт үтте инде. Мәктәп һаман төзекләндерелми», – ди математика укытучысы Айзат Садриев.
Нишләргә җыеналар?
Илшат Насыйбуллин, Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе рәисе:
– Хәзерге вакытта киләсе елда капиталь ремонт программасына документлар туплау эшләре бара. Әмма әлеге мәктәп ул исемлектә юк. Киләсе елда ремонт булыр дип кистереп әйтә алмыйбыз. «Яше утыз елдан арткан мәктәпләр» программасына кертә алмадык. Киләсе елга федераль программа буенча биш мәктәпне тәкъдим иткән идек, тик берсен генә калдырдылар. Яңа Кәшер мәктәбе буенча ГИСУдан барлык кирәкле документларны сораттык. Барысы да әзер. Хәзерге вакытта җавап көтәбез.
Сиринә Жиһаншина, Әлмәт мәгариф идарәсе башлыгының милли мәгариф өчен җаваплы урынбасары:
– Милли мәктәпнең киләчәге бар. Ремонт эшләре этаплап үткәрелеп бара. Киләсе елда тулы күләмдә башкарылыр, балаларга белем, тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылыр, дип ышанып каласы килә.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat