Казанда 50 ел һәм аннан күбрәк бергә яшәүче гаилә парларына акчалата бүләк тапшырылачак

Казан башкарма комитеты 50 ел (алтын туй), 60 ел (бриллиант туй) һәм 70 ел (таҗлы туй) бергә яшәүче гаилә парларына акчалата бүләкләр әзерләгән. Бу җәһәттән карар шәһәр сайтына урнаштырылган.

Аның нигезендә, 50 ел пар канатлар булып яшәүчеләргә быел – 6 мең сум, 60 ел бергә яшәүчеләргә – 10 мең, 70 ел бергә гомер кичерүчеләргә – 25 мең сум биреләчәк.

Узган елда юбилейларын билгеләп үткән парларга да башкарма комитет бүләк тапшырырга җыена: алтын һәм бриллиант туйлар өчен – 3әр мең сум, таҗлы туй өчен – 5әр мең сум күләмендә.

Бүләк алу өчен ирнең дә, хатынның да Россия гражданнары булуы һәм Казанда яшәүләре кирәк. Шул ук вакытта никах та Татарстан башкаласында теркәлгән булырга тиеш. Башкарма комитет бүләгенә ия булу өчен гаилә парына Казанның теләсә кайсы ЗАГС идарәсенә уртак гариза, паспортлар, никахлашу турында таныклык тапшыру шарт.

Шул ук вакытта башкарма комитетта билгеләп үтелгәнчә, мондый бүләкләүләр һәр ел саен булачак, акча муниципаль бюджеттан биреләчәк.


Фикер өстәү