Әти-әнисе өйдә булмаганда авыл йортында янгын чыгып, 10 һәм 12 яшьлек малайларның гомерләре өзелгән

Иркутск өлкәсенең Грановщина авылында шәхси йорт янган. Фаҗига урынында ике баланың мәетләре табылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, малайлар өйдә үзләре генә булган. Төбәк коткаручылары хәбәр итүенчә, янгын турында мәгълүмат иртәнге дүрттә килеп ирешкән. Бу хакта ТАСС яза.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, йорт кына түгел, машина гаражы да янган. Утны сүндерү өчен бер сәгать чамасы вакыт кирәк булган. Янгын хәрабәләрен сүткән вакытта 10 һәм 12 яшьлек малайларның мәетләре табылган. Фаҗиганың сәбәбе электр челтәрендәге проблемалар белән бәйле дип фаразлана.

Иркутск өлкәсендә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Афанасьева сүзләренчә, малайларның әнисе янгын вакытында кунакта булган, әтиләре – вахтада. Башлангыч мәгълүматлар буенча, балалар тыштан бикләнгән булырга мөмкин. Гаилә социаль яклау органнарында исәптә тормаган. Фаҗига шартларын тикшерүчеләр ачыклый. Хәзер «Ике затка саксызлык аркасында үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү