Соңгы теләк хикмәте (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Хастаханә палатасында ике өлкән яшьтәге ир-ат инде берничә көн авыр хәлдә ята икән. Үзләре аңында, әмма шактый зәгыйфь кыяфәтләреннән үлем түшәгендә ятканнарын чамалап була. Яннарында – кайгыртучан хатыннары. Рәхмәт яугыры, икесе дә бик тырыш, мәрхәмәтле затлар. Шулай да, берсенә шактый читен, чөнки карты бик көйсез һәм сабырсыз булып, төрле начар сүзләр кычкырып, аның күңелен гел тырнап тора. Ә икенче бабай, хәле кыен булуга карамастан, түзем һәм тыныч, карчыгына күз тутырып, хәтта елмаерга тырышып карый.

Бер вакыт иртән ике авыру кеше хатыннарына үтенечләрен белдерде. Көйсез, әшәке сүзләр кычкырып ятучы кеше: «Кыздырылган балык ашыйсым килә, бүген үк алып кил!» – дип фәрман бирсә, тыныч, ипле бабай: «Мөмкин булса, сөт эчәр идем, җанашым…» – дигән үтенеч белдерә.

Карусыз апалар тормыш иптәшләренең шушы теләкләрен үтәп, алар сораган ризыкны алып киләләр. Беренчесе рәхмәтен дә әйтмичә: «Озак йөрдең, фәлән-фәсмәтән!» – дип сүгенеп алып, хатыны алып килгән балыкны бик тәмләп ашый да… җан бирә. Икенчесе исә карчыгын: «И-и, ярый әле син бар дөньяда, җанашым, синнән башка нишләр идем икән…» – дип каршы алып, рәхмәтләрен укый-укый сөтне эчәм дип кулын сузуы була, ләкин… алам дигәндә генә чынаягы кинәт кулыннан ычкынып, сөте түгелеп китә.

Әби нәрсә булды икән дип караса – бабай җан тәслим кылган…
Шушы хәлгә шаһит булган фәрештәләр, соңыннан Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, сорау бирә:

– Йә бөек Раббыбыз! Аңлатсаң иде безгә олуг хикмәтеңнең яшерен мәгънәсен: ни өчен гомерен көферлектә үткәргән, башкаларга золым кылган шушы начар телле кешенең соңгы теләген үтәп, аңа балык ашаттың, ә Сиңа озак еллар дәвамында гыйбадәт кылып, кушканнарыңны үтәп, тыелганнарыңнан тыелып яшәгән шушы нурлы күңелле иманлы бәндәңнең соңгы теләген үтәмичә, аңа сөт эчәргә мөмкинлек бирмәдең?

Бу сорауга Аллаһы Тәгалә болай җавап биргән:

– Шушы кәфер заманында бер яхшы гамәл кылган иде. Шул бер изгелеге буш калмасын дип үтәдем дә инде Мин аның соңгы теләген. Әмма бакыйлыкта бу кешенең урыны – җәһәннәмдер. Миңа гыйбадәт кылып яшәгән кешенең исә җәзасын алмаган бер гөнаһы булды. Аның бу дөньядагы соңгы теләге үтәлмәве шул хатасына кәффәрәт булып, әлеге гөнаһы гафу ителде. Бакыйлыкта исә бу итагатьле мөэминнең урыны – җәннәттер!

Дөрестән дә, әлеге кыйсса тирән мәгънәгә иядер. Кайвакытта: «Ни өчен дин тотмаучылар, ягъни намаз укымыйча, ураза тотмыйча, гомумән, гыйбадәт кылмыйча гомер итүчеләр мул, бай тормышта яши, ә менә гыйбадәт әһеле булган мөселманнарның яшәү дәрәҗәсе әллә ни югары түгел?» – дип сорыйлар. Әлбәттә, ул гел алай түгел, шулай да мондый сорау бирүчеләргә болай җавап биреп булыр иде…

Әгәр намаз укыган өчен акча бирелсә яки, мәсәлән, җомга намазына килүчеләргә нинди дә булса кыйммәтле бүләк тапшырылса, бөтен кеше егылып намаз укыр иде, ә җомга көннәрендә мәчетләргә эләгеп булмас иде. Әмма гыйбадәтнең асылы башка. Адәм балалары бу дөньяга сыналу өчен җибәрелә. Һәр кеше үзенә тәкъдирләнгән тормыш юлын уза, һәм шул юлда Аллаһы Тәгалә Үзенә тугры булуны ачыклаучы төрле киртәләр куя.
Кеше төрлечә сыналырга мөмкин: муллык һәм юклык белән дә, саулык һәм авыру белән дә, җитди карар кабул итәргә туры килгән төрле хәлләр белән дә сыный безне Аллаһы Тәгалә. Студентларның зачет кенәгәсенә билгеләр җыелып барган кебек, безнең Гамәл дәфтәребезгә дә тормыш сынауларында алынган «билгеләр» тупланып бара. Ә ахырда, гомер азагында Аллаһ Раббыбыз соңгы нәтиҗәне чыгарып, җаныбызны йә Рәхмәт фәрештәләрен, йә Газап фәрештәләрен җибәреп алдырта… Шулай да, кеше гомеренең соңгы минутларындагы халәткә карап: «Бу кеше Аллаһ рәхмәтенә яки киресенчә ачуына лаек булды», – дип, катгый хөкем чыгарырга ашыкмыйк. Югарыда китерелгән кыйссаның эчтәлеге дә бу хакта уйланырга этәрә, бу дөнья тормышындагы чын кыйммәтләрнең асылына төшенергә ярдәм итә…

Ришат хәзрәт Курамшинның социаль челтәрдәге шәхси битеннән алынды

 


Фикер өстәү