Татарстанда сыер һәм кәҗә асраучыларга барлыгы 418 миллион сум акча биреләчәк

Быел Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышу максатыннан 418 миллион сум акча җибәреләчәк. Бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин белдергән.

“Узган елда 403,7 миллион сумнан артыграк субсидия бирелде. Шул рәвешле барлыгы 50 730 шәхси ярдәмче хуҗалыкка ярдәм ителде. 2022 елга 418 миллион сум бирү планлаштырыла. Субсидияләрне сыер һәм кәҗә асраучылар – барлыгы 48 387 хуҗалык алачак. Бу максатка 350 миллион сум бирү күздә тотыла”, – дигән ул.
Бүлек башлыгы аныклап үткәнчә, төп ярдәм савым сыер асраучыларга тәгаенләнә. Аерым алганда, бер сыер асраучы хуҗалыкка – 2 мең сум, ике сыер асраучыга – һәркайсына 3әр мең сум, өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыга – 4әр мең сум акча биреләчәк. Тик бер шарты бар: 500 сумга ветеринария чаралары үткәрү буенча килешүгә кул куелганда гына ярдәм акчасы биреләчәк. Моның өчен һәр сыерга 300әр сум күләмендә өстәмә субсидия түләнелә. Шулай итеп, ел башына 3 һәм аннан күбрәк сыер тотучыларга һәр сыер өчен – 4,3әр мең сум акча биреләчәк.
Александр Молокин әйтүенчә, Татарстанда барлыгы 468 мең шәхси ярдәмче хуҗалык бар. 2021 елгы мәгълүматларга караганда, республикада авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә шәхси хуҗалыкларның өлеше 41,4 процент (98,2 миллиард сум) тәшкил итә.


Фикер өстәү