Хезмәт хакына кадәр яшәп тору өчен кредит алучылар арткан

Алга планнар корып тормыйча, бүгенгесе белән яшәүчеләр ишәя.

Узган елда хезмәт хакына кадәр яшәп тору өчен займ алучылар (30 көнгә кадәр бирелә), шулай ук товарны кредитка юнәтүчеләр саны арткан. Акча булганчы дип алынган кредитлар – 0,5 процентка, товарлар һәм хезмәтләргә микрозаймнар (сәүдә нокталарында бирелә) – 3,3 процентка үскән. Бу хакта ТАСС Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматларына таянып яза.

Шул ук вакытта 30 көннән күбрәккә бирелүче 30 мең сумга кадәрге урта сроклы займнар өлеше кимегән (63 проценттан 59,7 процентка калган). 30 мең сумнан артыграк күләмдәге займнар өлеше үзгәрешсез калган.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, эш хакына кадәр дип алынган займнарның артуы, киләчәккә планнар корып тормыйча, бүгенгесе белән яшәргә теләүчеләр саны ишәюгә бәйле. Ә инде товарларны кредитка сатып алучылар саны үсү, күпләрнең өйдә торып эшләүгә күчүе сәбәпле, электроникага ихтыяҗның кискен артуына бәйле.


Фикер өстәү