Чик буенда. Финанс кризисы бомба яудырмасмы?

Үткән атна ахырында дөньякүләм мәгълүмат кырында зур бомба шартлады: АКШ Президенты Байден, разведка мәгълүматларына таянып, 16 февраль көнне Россиянең Украинага һөҗүм итәчәген белдерде. Сүз ниндидер бер блогер авызыннан гына түгел, дөньякүләм держава лидеры авызыннан чыкканга күрә, зур кайтаваз тудырды.

Илләр бер-берсен уздырып, үз илчелекләрен һәм гражданнарын Украинадан эвакуацияли башлады. Көнбатыш дәүләтләре лидерлары ашыгыч рәвештә Путин белән телефон элемтәсен таләп итте. Байден Кремльгә дүшәмбе көнне шалтыратырга тиеш иде, сөйләшүне алга күчерделәр. Аралашу әллә ни яңалык өстәмәде: ике як та элек әйтелгән сүзләрне генә кабатладылар. Бөекбританиянең оборона министры – күптән түгел генә Мәскәүдә Шойгу белән очрашып кайткан Бен Уоллес та сугыш башлану куркынычы зур булуын белдерде. Киевта үзләрен канлы конфликтның якындагы көннәрдә старт бирәчәгенә баштарак ышанып бетмәгән кебек тоттылар, әмма гомуми психозга Зеленский да иярде: Байден белән телефоннан сөйләште, аны Украинага ашыгыч визит белән килергә чакырды. Аның фикеренчә, андый визит сугыш башлану ихтималын киметергә тиеш иде.

Төньяк Атлантик блок лидерлары да ашыгыч рәвештә үзара элемтәгә керде. Байден, Шольц, Макрон, Джонсон, Дуда, Драги, Столенберг, Трюдо, фон дер Ляйен һәм Мишель катнашында гадәттән тыш телефон конференциясе оештырдылар. Кыскасы, ял көннәрендә зур сәясәт өермәсе купты. Фонд базарында соңгы сәүдә сессиясендә Россия акцияләре һәм рус сумы шулай ук мәтәлчек атты. Әлегә бер пуля атылмаса да, финанслар егылды. «Фейсбук»та «Российская газета»ның икътисад күзәтүчесе Яков Миркин  гаскәрләр чикне үтеп чыккан очракта булачак куркыныч сценарийны фаразлады. Аның фикеренчә, банкоматлар акча бирүдән туктаячак, сум кискен түбәнгә очачак, биржа сәүдәсе туктатылачак, кибетләрдә чиратлар тезеләчәк, бәяләр (аңлашыла инде) космик тизлектә югарыга очачак.

Әмма Кремльдә сугыш башламаячакларын өзеп әйтеп торалар. Хәзерге вакытта, әлбәттә, Украина чигендә масштаблы хәрби өйрәнүләр бара, Россия гаскәрләре чик сызыгына бик якынайды, Белоруссиядә дә, Кара диңгездә дә ракеталар оча, вертолетлар күкне иңли. Бер провокация хәлне тамырдан үзгәртергә ихтимал. Тарихта берәү дә сугыш башларга теләмәгәндә дә, зур суеш оештырылуның мисаллары бар. Андый конфликтның технологиясе яхшы эшләнгән. Шуңа күрә беркем дә өзеп кенә сугыш булмас дип әйтә алмый. Шулай да Ак йортның милли куркынычсызлык буенча киңәшчесе Джейк Салливан якшәмбе кичендә янки разведкасының сишәмбе-чәршәмбедә үк сугыш башлана дигән хәбәрен расларга ашыкмауларын белдерде. Аның фикеренчә, АКШ җитәкчелеге сугыш көтмәгәндә башланмасын өчен барысын да эшләячәк. Конфликт озак эленеп тора алмый, әлбәттә. Якындагы көннәрдә өйрәнүләрне төгәлләп, гаскәрләрне казармага кайтарырга кирәк булачак. Бу вариант тормышка ашмаса, сугыш котылгысызлыгы артачак. «Ватаным Татарстан» һәрвакытта да сугышның төп сәбәбе  финанс кризисы икәнен әйтеп килде. Безнең фикерне «Би-би-си» да кабатлый. Аның сайтында «Көнбатыш лидерлары үз проблемаларын Украина тирәсендәге кризис ярдәмендә чишә алалармы?» дигән подкаст эленеп тора. Әлегә вазгыять шундый: Украинада халыкны эвакуацияләү планы эшләнде, Байден Мәскәүне сугыш башлаган очракта «кискен җавап» белән куркыта, Германия канцлеры Олаф Шольц сишәмбедә Путин белән очрашырга җыена. Украина күге очкычлар өчен ябылды.

                            Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү