Азнакай балалар бакчасында 2 яшьлек кызны кыйнаган тәрбиячегә хөкем карары чыгарылган

Азнакайда элек балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшләгән хатын-кызны балаларга карата көч кулланган өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.

Тикшерүчеләр билгеләгәнчә, “Звездочка” балалар бакчасы тәрбиячесе узган елның 20 октябрендә 2 яшьлек кызчыкны, бите һәм аякларына берничә тапкыр сугып, бик каты елаткан. Баланы кыйнау күренеше урын алган видео, социаль челтәрләргә эләгеп, хокук саклау органнары игътибарын җәлеп иткән иде.

Нәтиҗәдә 35 яшьлек тәрбияче бала тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен штрафка тартылган һәм 3 елга педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән.


Фикер өстәү