«Бик тәмле» запеканкасы ясау ЫСУЛЫ

Надежда Степанова рецепты

Кирәк булачак: 300 г тавык яки күркә ите, эрерәк 2–3 бәрәңге, 2 баш суган, 1 йомырка, үсемлек мае, 100 г майонез, тәменчә тоз.

Бәрәңгене, кабыгын әрчеп, озынча итеп турыйбыз да төбе үсемлек мае белән майланган тирән эчле табага салабыз. Тавык итен шакмаклап турыйбыз һәм бәрәңге өстенә тезәбез. Суганны, чистартып, ваклап турыйбыз һәм ит өстенә сибәбез.

Йомырканы сытып, майонезга кушабыз. Болгатабыз. Катнашманы табадагы ризыклар өстенә агызабыз. 180 градуска җылытылган газ мичендә 30–40 минут пешерәбез.

 


Фикер өстәү