Кабактан аш, пирог, кайнатма, сок ясау ЫСУЛЫ

Аш

Резеда Ганиева рецепты

Кирәк:

Кабак – 600 г, суган – 1 данә,  помидор – 3 данә, бәрәңге – 4 данә, сарымсак – 2 тырнак, татлы борыч – 1 данә, уртача майлылыктагы сөт өсте (сливки)  – 100 мл, сыр – 100 г, үсемлек мае, тәменчә тоз, бизәү өчен чистартылган кабак төшләре, 1,5 л су яки ит шулпасы, сохари ясау өчен батон яки ипи.

Әзерләү

Кабак, болгар борычы, суганны турыйбыз, сарымсакны угычта уабыз. Үсемлек маенда  болгар борычын суган белән 7 минут чамасы кыздырабыз. Аңа кабак өстәп кыздыруны дәвам итәбез. 5 минуттан аңа туралган помидор, сарымсак һәм тәмләткечләрне салып кыздырабыз. Шулпага бәрәңгене салып  пешерәбез. Барысын бергә шулпага салып, кайнатып чыгарабыз. Ахырда уылган сыр өстәп, тиз генә болгатабыз. Сыры эрегәннән соң, сүндереп, бераз суытабыз. Аннары яхшылап блендерда изәбез.

Сохари өчен шакмаклап туралган батон яки ипине майлы табада кыздырып алабыз. Ашны тәлинкәләргә бүлгәндә, өстенә сохари салып, кабак төше сибеп бирәбез.

Пирог

Алисә Камалиева рецепты

Кирәк:

Кабак – 440 г, атланмай – 120 г, йомырка – 3 данә, лимон – 1 данә, шикәр комы – 140 г, он – 150 г, сода – 1 чәй кашыгы.

Әзерләү

Чистартылган кабакны  угычның эре тишекле, ә кабыгы белән лимонны вак тишекле ягында уарга. Лимонның суын сыгарга. Атланмайга башта шикәр, аннары йомырка салып болгатырга. Аңа лимон, аннары кабак белән он өстәп туглауны дәвам итәргә. Аннары лимон суы белән сүндерелгән сода салырга. Майланган табада 180 градуска кадәр җылытылган мичтә ярты сәгать пешерергә.

Кайнатма

Диләрә Галиева рецепты

Кирәк:

Кабак – 1 кг, лимон – 1 данә, әфлисун – 1 данә, шикәр комы – 800 г.

Әзерләү

Кабакны зуррак, төшләре алынган әфлисун белән лимонны ваграк шакмак итеп турарга. Аларның өстенә шикәр комы салып болгатып, 10–12 сәгать тотыгыз. Аның суы чыгачак. Аннары кайнатып чыгарып, бик әкрен утта сиробы куерганчы 1 сәгать чамасы кайнатыгыз. Куерып китү сәбәпле, көймәсен өчен болгаткалап торыгыз.

Сок

Мәрьям Миннегулова рецепты

Кирәк:

Кабак – 5 кг, су – 11 литр,  әфлисун – 6 данә, лимон кислотасы – 2 аш кашыгы, шикәр комы – 1 кг 100 г.

Әзерләү
Төрле рецептлар бар интернетта, мин менә шулай эшләдем, әйбәт чыга. Кабакны әрчеп, бик эре булмаган кисәкләргә бүлеп, кәстрүлгә салырга. Шуның өстенә 11 литр салкын су салып, кайнап чыкканда, 6 әфлисунны иттарткычтан чыгарып өстәргә. Кабаклар пешкәч, изелә башлагач, 1 кг 100 г шикәр комы салып кайнатырга. Сүндереп, вак тишекле дуршлаг аркылы сөзеп, 2 аш кашыгы тулыр-тулмас лимон кислотасы салып кайнатып чыгарырга, күбеген җыярга. Стерильләштергән банкаларга тутырырга.


Фикер өстәү