Алиментын вакытында түләмәүчеләргә мәҗбүриләү чаралары кулланыла

Татарстан суд приставлары быел 7 ай эчендә алимент буенча барлыгы 348 миллион сумлык бурыч түләткән. Узган елның шушы ук чорында 301 миллион сум чамасы түләтелгән булган.

Алиментын вакытында түләмәүчеләргә мәҗбүриләү чаралары кулланыла. 7 айда приставлар бурычлыларның 1226 милкенә арест салган, 2415 кешегә машинасын идарә итү хокукын чикләү, 10271енә чит илгә чыгуны вакытлыча чикләү турында карар чыгарган, 1522се административ җаваплылыкка тартылган.

Суд приставлары идарәсе искә төшерә: ел башында законга, алимент түләмәүчеләрне, балаларын һәм эшкә яраксыз ата-аналарын карауга өлешчә акча түләсә дә, административ һәм җинаять җаваплылыгына тартуны күздә тоткан үзгәрешләр кертелгән. Моңа кадәр алиментын өлешчә түләүчеләр мондый җаваплылыктан котылып калган.

Быел алиментын тулысынча түләмәүче 126 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган инде.


Фикер өстәү