Коронавирус һәм вакцинага бәйле сорауларга җавап

Антитәнчекләр санап утырыр чак түгел. Белгечләр вакцинага кадәр дә, аннан соң да коронавируска каршы антитәнчекләрнең һәр кешедә төрле күләмдә булуын искәртә. Бу җәһәттән кайбер сорауларга Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, башкаланың 1 нче балалар хастаханәсе педиатрия бүлеге мөдире Илдус ЛОТФУЛЛИН ачыклык кертте.

– Илдус Җәүдәтович, коронавирустан соң формалашкан иммунитет белән вакцинадан соң барлыкка килгәне аерыламы?

– Аерыла, чөнки авырган вакытта формалашкан иммунитет ул –иммуносупрессия вакытында барлыкка килгән иммунитет. Бу иммунитетның начар эшләгән чорында барлыкка килгән антитәнчекләргә бәйле. Шул рәвешле антитәнчекләрнең дәрәҗәсе дә, сыйфаты да башка булырга мөмкин. Иммунитет, вакцинациядән соң булсынмы, авырудан соңмы  ул инфекциягә каршы тора. Вакцинация сыйфатлырак, көчлерәк иммунитет бирә.

– Чирдән саклый алырлык антитәнчекләр күләме билгелеме?

– Андый критерий юк, ул әле өйрәнелмәгән. Кешенең антитәнчекләре була торып та, чир йоктыру ихтималы кала. Антитәнчекләр дәрәҗәсе бүтән факторлардан да тора. Мәсәлән, кеше вирус йоктырганда нинди халәттә булган, нинди күләмдә вирус эләккән. Болар да зур йогынты ясый. Каныбызда антитәнчекләр булса да, без коронавирустан сакланырга тиеш! Бу җәһәттән мин битлек кию, кул гигиенасын саклауны, социаль дистанция турында онытмауны күздә тотам. Шуның өчен «минем антитәнчекләрем бар, миңа бу инфекция эләкми» дип йөрү бер дә дөрес түгел.

– Вакцинаны ни дәрәҗәдә еш ясатырга кирәк соң?

– Бу сорау хәзерге вакытта җентекләп өйрәнелә. Әлегә уртак фикер мондыйрак: пандемиянең кискен фазасында – авыручылар да, үлүчеләр дә күп булганда – без иммунитетны һәр ярты ел саен көчәйтеп торырга тиеш. Беренче мәртәбә вакцина ясатканнан соң ярты ел узгач, антитәнчекләр дәрәҗәсе түбәнәя башлый, шулай булгач, тагын бер вакцина алып, антитәнчекләр күләмен куәтләп тору зарур. Вазгыять тотрыклангач, бу, бәлки, гриппка каршы ясый торган прививка кебек елга бер мәртәбә ясата торган булып калыр.

– Күпләр коронавируска каршы прививканың беренче этабын гына уза, икенчесен ясатырга килеп тә тормый, йә инде оныта. Вакцинациянең ике этабын да узу бик мөһим бит?

– Әйе, хәзер дөньяда билгеле булган барлык вакциналар да ике этаплы итеп ясалган. Бу – аның төп кагыйдәсе. Шушы төп кагыйдәне сакламыйбыз икән, вакцина нәтиҗәсен бирмәячәк. Беренче компонентны алганда, антиген иммун системасын шушы вирусның кисәкчәләре белән «таныштыра» дип әйтсәк була. Организмга икенчесен керткәндә исә, иммун системасы антитәнчекләр формалаштыра башлый. Әгәр дә без иммун системасын бу антиген белән бер мәртәбә генә «таныштырсак», көчле иммунитетка ирешә алмаячакбыз. Ике этапны узу да мөһим. Әле тулы этапны узганнан соң 10–20 көн үткәч кенә әйбәт иммунитетка ирешәбез. Беренче дозаны алдым да, хәзер коронавирус эләкми дип уйлау дөрес түгел!

– Илдус Җәүдәтович, ә вакциналар «Дельта-штамм»нан саклыймы?

– «Дельта-штамм» – 2020 елның азагында килеп чыккан яңа мутант-вирус. Хәзерге вакытта ул доминант-вирус (төп, өстенлекле. – Ред.) санала. Элеккеге штаммнарга караганда күпкә йогышлырак. Вакцина булышамы-юкмы дигән сорау хәзер өйрәнелә, тик җавап инде бар. Әйе, вакцинация «Дельта-штамм»га каршы торырга булыша дип әйтә алабыз. Төрле вакциналарның нәтиҗәлелеге төрлечә, әлбәттә. Әмма шушы штамм таралды да вакцина ясатуның мәгънәсе калмады дип уйларга ярамый. Ясатмауга караганда аны ясату хәерлерәк.

– Без вакцинадан нинди нәтиҗә көтәргә тиеш соң? Ул коронавирустан тулаем саклый торган панацея дә түгел, чир йоктыру ихтималы да кала, дибез…

– Без вакцинадан нәрсә көтәбез? Прививкалы булу әле ул коронавирус эләктермәячәкмен дигән сүз түгел. Вакцинаның нәтиҗәлелеген авыру кичерү-кичермәү белән генә тикшермибез. Чир эләксә, аның нинди формада узуын да карарга кирәк. Әйе, «Дельта штамм» килеп чыккач, вакцина ясаткан кешеләр дә авырып китәргә мөмкин. Аларны вакцина ясатмаган кешеләр белән чагыштырып карасак, шуны күзәтә алабыз: алар реанимациягә эләкми, сатурациясе (кандагы кислород дәрәҗәсе күрсәткече. – Ред.) кимеми, аларга кислород тоташтыру таләп ителми, ягъни чирне җиңелрәк кичерәсең.

– Ә барысы да прививка ясатканны көтеп, үзебезчә әйткәндә, «качып» торсаң…

– Шул-шул менә. Пандемиядән качып булмый! Ул барлык кешегә дә тиячәк. Хәзер килеп чыккан «Дельта-штамм»ның кешеләргә йогышлылыгын «җил чәчәге» (ветрянка. – Ред.) чире белән чагыштыралар. Уйлап карагыз әле: сез ветрянка белән авырмаган ди, ә Казан буйлап шуның белән чирләүчеләр йөри. Иртәме-соңмы, ул сезгә дә эләгәчәк. Шуның өчен качып котылам дигән уй булмасын иде. Вакцинация ул медицина мәсьәләсе генә түгел бит. Ул инде хәзер иҗтимагый сорауга әйләнде. Бу – уртак эшебез. Без аны бердәм җәмгыять буларак үтәргә тиеш. Сер түгел, кемдер каршы, кемдер риза. Монда, минемчә, һич кенә дә вакцинациягә каршы кешеләрне кимсетеп, «хайван» белән чагыштырырга ярамый. Гаиләдә бит килеп туган проблемаларны сөйләшеп, аңлашып, уртага салып хәл итәбез. Бу очракта да шулай. Проблеманы бергә чишәргә тиешбез. Әлбәттә, кешеләр курка. Коронавирустан да, вакцинадан да, тормышның үзгәрүеннән дә. Ләкин бу – кирәкле, мөһим этап. Без аны бер-беребезгә таяныч булып, бер-беребезгә аңлатып үтәргә тиеш.

Әңгәмәдәш – Чулпан Гарифуллина

 

Коронавирус кичергәннәргә аерым игътибар

Татарстан табиблары коронавирус белән авырганнан соң сәламәтлегенә куркыныч янау ихтималы булган сырхаулар исемлеген булдырган. Республикада мондыйларны ачыклау максатыннан программа булдырылып, аның кысасында 6 районда 60 меңгә якын авыл кешесе арасында сораштыру үткәрелгән. Аларның 10 проценты табиблар ярдәменә мохтаҗ икәне ачыкланган. Бу хакта Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев белдергән.

Демография күрсәткече түбән булган авылларда халык арасында сораштыру һәм аларның сәламәтлеген тикшерү оештырылган. Нәтиҗәдә дистәләрчә кешене инсульттан саклап калганнар.

Рафаэль Шәвәлиев әйтүенчә, исемлекне сәламәтлек саклау буенча бердәм мәгълүмат системасы белән берләштерәчәкләр. Исемлектәге барча кешегә сәламәтлек паспорты булдырылып, анда гомеренә куркыныч янау ихтималы булган чирләре, табиб киңәшләре һәм кирәкле медицина оешмасының элемтәгә керү өчен мәгълүматлары күрсәтеләчәк.

РКБ хезмәткәрләре район үзәк хастаханәләрендәге коллегалары белән берлектә РКБда җентекле диагностика үткәрү программасын эшли. Хастаханәнең баш табибы әйтүенчә,  барыннан да бигрәк коронавирус инфекциясен кичерүчеләрдә аритмияләрне һәм кан тамырларындагы үзгәрешләрне булдырмауга игътибар итәчәкләр. Сырхауларны башлыча йөрәктәге фибрилляция (йөрәкнең канны кысып чыгару тәртибе бозыла, ә бу инсультка китерергә мөмкин) буенча дәвалыйлар. РКБның Спас районындагы филиалында гына да 22 шундый очрак ачыкланып, инсультны булдырмый калганнар. Тагын 7 сырхау авырудан соң барлыкка килгән тромблардан котылган.

САН :

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны артуның тәүлеклек темпы 0,19 процентны тәшкил итә. Бу – Россия төбәкләре арасында иң түбән күрсәткечләрнең берсе. Мисал өчен, Мәскәүдә бу күрсәткеч – 0,14, Алтай Республикасында 0,21 процентны тәшкил итә.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус йоктырган кешеләрне дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр өчен 46,3 млрд сум бүлеп бирү турында боерыкка кул куйды. Әлеге акча ил хөкүмәтенең Резерв фондыннан бүлеп биреләчәк. Түләүләр 2021 елның ноябренә кадәр башкарылачак.

Коронавирус белән авыручылар саны буенча беренче урында АКШ (36190342 кеше) тора, икенче-өченче урыннарны Һиндстан һәм Бразилия бүлешә (32077706 һәм 20245085 кеше). Россия – дүртенче урында (6425918 кеше).

Татарстанда 901429 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. Шуларның 706717се икенче дозасын алган.

Евгений Тимаков, табибинфекционист:

– Бәлки, кышка таба, вазгыять тотрыкланыр. Ә сентябрь урталарына авырулар саны арту куркынычы бар. Ник дигәндә, кешеләр яллардан кайтачак, эшкә, мәктәпкә чыгачак. Иммунитеты булмаган һәм прививка ясарга теләмәгән кешеләр авырыячак. Илдә әле тиешле дәрәҗәдә иммунитет формалашмады.


Фикер өстәү