Суга керми торыгыз! Татарстан сулыкларында алты кеше батып үлгән

Ел башыннан республика сулыкларында алты кеше батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ” агентлыгында узган очрашуда Татарстанның Кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде.

– Ел башыннан алып сулыкларда 18 гадәттән тыш хәл теркәлде. 21 кешене (шуларның икесе – бала) коткарып калдык. Шөкер, хәзерге вакытта инде язгы ташуның куркыныч чоры артта калды, – ди ул. – Апрель аенда гына да дүрт кеше суга батты. Барысы да балыкчылар.

Казансуда да, Ык елгасында батучылар көймәдән төшеп киткәннәр. Өсләрендә коткару жилеты да булмаган. Ык елгасында башта 21 апрель көнне, аннары 24 апрельдә балыкчылар көймәсе әйләнеп каплана. Соңгысында дүрт кешенең берсен коткара алмыйлар. Ике елгада дүрт кеше гомере өзелә.
– Соңгы елларда Татарстанда кече көймәләрне куллану кагыйдәләре еш бозыла. Шунлыктан батып үләләр дә инде. Шушы сәбәпләр аркасында сулыкларда 2020 елда биш кеше, 2021 елда биш кешене югалттык, – ди ул.

Юрий Венекдитов суга кермәскә куша. Көймәгә утырасыз икән, һәр кешедә саклану жилеты булсын, ди. Судагы хәлләрне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре күзәтәчәк. Узган ел алар тарафыннан 1 меңнән артык кагыйдә бозу очрагы теркәлә. 536 көймә хуҗасы пассажирларның куркынычлыгы турында кайгыртмаган. 445 кеше йөзү кагыйдәсен бозган, 14 кеше исерек хәлдә көймә белән идарә иткән.
Исегезгә төшерәбез, көймәләрдә суга кергән һәркем коткару жилеты кияргә тиеш.12 яшькәчә балалар бары тик зурлар белән көймәгә утыртыла. Әгәр коткару жилеты кимәгән булсагыз, 20 меңгә кадәр штраф яный.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү