Төбәкләрдә мәктәп ихтыяҗлары турында сөйләшү өчен махсус штаблар барлыкка киләчәк

Төбәкләрдә мәктәп ихтыяҗлары турында фикер алышу өчен штаблар барлыкка киләчәк. Бу хакта бөтенроссия авыл укытучыларының V корылтаенда Россия Мәгърифән министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Министр әйтүенчә, сүз мәктәпләрне төзекләндерү турында гына бармаячак. Анда ашханәләрне, сыйныфларны җиһазландыру, яңа парта, компьютер белән тәэмин итү кебек мәсьәләләр күтәреләчәк.

– Бу укытучыларда нәрсәләргә ихтыяҗ барлыгын белү өчен кирәк. Шуңа күрә һәр төбәктә махсус штаб булдырылачак. 2024 елга барлык авыл мәктәпләре дә кирәкле җиһазларны алачак. Россия буенча шундый 22 мең мәгариф оешмасы бар. Бу сораулар этаплар хәл ителәчәк, – дип белдергән Сергей Кравцов.

Декабрь аенда әти-әниләр арасында “Мәктәпләрне төзекләндерү буенча федераль программа”га кагылышлы форум узачак.2022–2023 елларда төбәкләрдән 3 мең бинаны төзекләндерү буенча гариза кабул ителгән. Шуларның 2 меңе – авыл мәктәбе.


Фикер өстәү