Зилә Вәлиева: «Башка төбәкләрне Татарстанның тәҗрибәсе кызыксындыра»

Казанда Россия Иҗтимагый палатасының «Сообщество» форумы башлана. Идел буе федераль округының коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, волонтерлар һәм социаль юнәлештә эшләүче башка активистлар бер мәйданчыкта очрашып, көнүзәк мәсьәләләр, үзләрен борчыган сораулар турында фикер алышачак. 24–25 август көннәрендә буласы форумның әһәмияте, анда күтәреләчәк мәсьәләләр хакында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева белән сөйләштек.

– Зилә Рәхимҗановна, Казанга кемнәр җыела һәм ниләр хакында фикер алыша?

– «Сообщество» форумы – Россия Иҗтимагый палатасының традицион чарасы. Быел Идел буе федераль округына керә торган төбәкләр Казанга киләчәк. Ләкин безнең кунакларның географиясе күпкә киңрәк, 75 төбәктән катнашучылар теркәлде. Экспертлар, коммерцияле булмаган һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, активистлар, гомумән, җәмгыятьтә барган процессларга битараф булмаучылар, хакимият органнары һәм бизнес вәкилләре – барысы бер урында очрашачак. Бу үзенә күрә зур көч тупланган урын булыр дип уйлыйм. Казандагы форумның төп темасы – «Россия: мәдәниятләрнең күптөрлелеге, гражданнарның бердәмлеге». Идел буе төбәкләрендә төрледән-төрле милләт вәкилләре бердәм булып яши. Татарстан да бу яктан башкаларга үрнәк булып тора. Миңа калса, форумның темасы безгә аеруча туры килә. Моннан тыш, әлеге җыен кысасында махсус чаралар да узачак.

– Бүгенге вазгыятьтә бердәмлекнең ни дәрәҗәдә көн кадагында булганын әйтеп тә торасы юк…

– Глобальләшү чорында, халыклар арасындагы татулыкны күз карасыдай сакларга кирәк вакытта әлеге темага сөйләшүнең әһәмияте гаять зур. Тормыш үзгәрә, безгә һаман саен яңа проблемалар, замана таләпләре белән күзгә-күз очрашырга туры килә. Аларны бергә хәл итәргә кирәк. Чөнки барыбыз да бер үк максат – рухи мирасыбызны саклау, үстерү һәм киләчәк буынга тапшыру хакына тырышабыз. Форум кысасындагы фикер алышулар, тәҗрибә уртаклашулар нәтиҗәсез калмас, миңа калса.

Билгеле, бу әле – төп тема гына. Гомумән алганда, форум кысасында 45ләп мәйданчыкта фикер алышачаклар. Демография мәсьәләләре, белем бирү, халыкның көнкүреш проблемалары, мәдәният, яшьләрне борчыган сораулар –  гомумән, форумда күтәреләчәк темалар яшәешебезнең төрле якларын колачлый һәм бик күпләрне борчый. Дөнья «усалланды». Кешеләр сөйләшеп аңлашуның әһәмиятен оныта кебек. Шуңа күрә фикер алышу, уртага салып сөйләшү форматындагы очрашуларның әһәмияте һәм кыйммәте елдан-ел арта.

Форумны уздыру урыны итеп ни өчен нәкъ менә Татарстан башкаласы сайланды?

– Башка төбәкләрне Татарстанның тәҗрибәсе кызыксындыруы – инде яңалык түгел. Шулай да, әлеге форумны уздыру урыны ниндидер махсус конкурс нигезендә сайланмады. Ул ел саен төрле шәһәрдә уздырыла. Әйтик, узган ел Идел буе федераль округы төбәкләре Саранскида очрашты. Быел менә Казанда. Форум кампаниясе ноябрьдә Мәскәүдә узачак йомгаклау чарасы белән тәмамлана.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү