Казанда баланы мәктәпкә әзерләү чыгымы 17 процентка арткан

Казанда баланы мәктәпкә әзерләү чыгымы узган елдагыга караганда 17 процентка артып, уртача 11,9 мең сум тәшкил иткән. 2021 елда ата-аналар бу максатка якынча 10,2 мең сум тоткан булган. Яңа уку елына әзерләнү елдан-ел кыйммәтләнә. SuperJob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

Россия буенча да мәктәп кирәк-яраклары бәясе үсү күзәтелә. Миллионлы шәһәрләрдә үсеш Казандагы кебек – 17 процент. Белем йортына җыену чыгымнары Мәскәүдә  барысына караганда да зуррак – 14,3 мең сум. Санкт-Петербургта яшәүчеләр уртача 13,1 мең сум сарыф иткән. Екатеринбургта – 12 мең сум. Пермь һәм Уфада бу максатка якынча 11әр мең сум тотылган. Ата-аналар әйтүенчә, узган елның август аендагы  белән чагыштырганда, мәктәп әйберләре Санкт-Петербургта аеруча нык кыйммәтләнгән (31%). Башкалада да уку кирәк-яраклары хакы 30 процентка арткан.

Татарстанстат белгечләре баланы беренче сыйныфка әзерләү чыгымнарын исәпләп чыгарган. Малайлар кызлар белән чагыштырганда 3 мең сумга арзангарак төшә икән. Малайны беренче класска әзерләү чыгымы – уртача 18,8 мең сум, ә кызларны әзерләү 21,8 мең сум тәшкил иткән. Мәктәп өчен иң мөһим әйберләр (кием-салым, аяк киеме, уку-язу әйберләре) узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 8,7 һәм 6,5 процентка кыйммәтләнгән.


Фикер өстәү