Киләләр! Әлмәт театры Казанда «Җил артыннан» спектаклен күрсәтәчәк

Ерагаймасын ара, дип, ел да Казан тамашачысы белән очрашып тора алар. Әлмәт театры турында әле сүзебез. Тәҗрибәләрдән курыкмый торган театр узган сезонда әфган язучысы әсәрен сәхнәләштергән иде. Нәтиҗәдә, ул спектакль республикада да, Кече шәһәрләр театрлары фестивалендә дә иң яхшысы дип табылды. Инде безгә дә барып күрергә җай чыкты.

Спектакльнең уңышлы булуы турында «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева да  әйтте.

– «Җил артыннан» – Татарстандагы узган елгы театраль сезонның уңышы ул. «Тантана-2022» республика театр премиясендә «Зур формалы иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңүе дә, Кече шәһәрләр театрлары фестивалендә гран-прига лаек булуы да шуны раслый, – диде ул. –  Быел Казанга зур гастрольләр белән килергә уйламадык. Берәр спектакль белән берничә тапкыр килергә исәпләп торабыз. Очрашу урыны – Камал театры.

«Җил артыннан» спектакленең режиссеры – Россиянең халык артисты Камил Тукаев. Авторы – Америкада яшәп иҗат итүче әфган язучысы Халед Хоссейни. Инсценировка авторы – драматург Меттью Спенглер.

Шулай итеп, «Җил артыннан» спектаклен 22 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә күрсәтәчәкләр. 26 ноябрьдә Казан тамашачысы Гаяз Исхакый әсәре буенча режиссер Айдар Җаббаров куйган «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен карый алачак. Яңа елдан соң әлмәтлеләр Зөлфәт Хәкимнең «Ана җыры» әсәре буенча куелган спектакльләрен алып килергә ниятли. Кем белә, тамашачы җылы кабул итсә, бәлки, тагын килерләр. Үзләре бер дә каршы түгел.

Әлмәтлеләр 78 нче сезоннарын октябрь башында Илгиз Зәйниевнең «АХ яки мәхәббәт элмәге» комедиясе белән ачарга җыена. Фәридә Исмәгыйлева әйтмешли, театрлар, соңгы арада комедияләрдән бөтенләй диярлек читләшеп, халыкны көлдерүдән бизә язды. Елмаеп, көлеп яшәү җиңелрәк шул, чыннан да.

Үзгәрү

Янә спектакльгә кайтыйк. Әмир ролен башкаручы Динар Хөснетдинов аның уңыш серен болайрак аңлатты:

– Миңа калса, әлеге спектакльдәге һәр күренеш үзәккә үтә, тамашачыларның тормышын чагылдыра. Мондагы геройлар кичергәнне тормышта һәркемгә кичерергә туры килә бит. Кызганыч, беребез дә гомер юлын ялгышсыз узмый.

Динарга спектакльне куйганда күләмле текстны ятлау авыр булган. Ә Хәсән һәм Сохрәб рольләрен башкаручы Айрат Мифтаховка исә 40 көн эчендә 8 килога ябыгырга туры килгән.

– Дөресен генә әйткәндә, мин бу рольне 10 ел буе көттем. Башка рольләремнән зарланмыйм, әмма күңелгә нидер җитми иде. Ниндидер зуррак, җитдирәк рольгә алынасым килде. Шуңа да бу рольләремә ныклап «ябыштым». Үз өстемдә эшләргә туры килде. 75 килодан 67 килога калдым, чөнки роль өчен «җыелырга» кирәк иде, – диде актер. – Хәсән белән Сохрәб – икесе ике төрле кеше. Бер рольдән икенчесенә күчү җиңел булмады.

Спектакльдә тискәре рольне башкаручы Раушан Мөхәммәтҗановка исә үзе белән шактый көрәшергә туры килгән. Бер мәлне рольдән баш тартырга да уйлаган ул.

– Әлеге романны укыганым бар иде. Бездә куелачагын белгәч, геройларны барладым. Нишләптер үземнең явыз Асефны уйныйсым килде. Һәм режиссер мине сайлады да. Беренче мәлләрдә шундый авыр булды миңа. Холкым буенча бик нечкә күңелле мин. Ә Асеф – киресенчә, каты бәгырьле, кешеләрне рәнҗетә торган образ. Ничек итеп уйнармын, дип борчылдым, – дип сөйләде Раушан.

Динар Хөснетдинов исә дустының хәтта төшенкелеккә бирелүен дә сөйләде. Әмма барыбер уйнап чыккан ул Асефны. Әле ничек кенә бит!

– Спектакльне Кече шәһәрләр театрлары фестивалендә күрсәткәннәр соң, жюри рәисе, танылган драматург, режиссер Николай Коляда, җил-җил атлап, кычкыра-кычкыра: «Где он, этот гнида? Сейчас я его убью!» – дип кереп җитте. Аптырадык. Раушанны эзли икән, – дип искә алды Фәридә Исмәгыйлева.

Баксаң, Николай Колядага Раушанның Асефы бик каты тәэсир иткән икән. Төн йокыларын качырган хәтта. Тормышта бөтенләй башка төрле булуын күргәч, кичергән тагын үзе. Һәм Әлмәт театрына гашыйк булган. Алай булгач, без дә килик, күрик!

Лилия Гыймазова


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *