Казанда яшәүчеләрнең Яңа ел чыгымнары күпме булачагын исәпләп чыгарганнар

Быел шәһәрдә яшәүчеләр бәйрәмгә уртача 18,5 мең сум тотарга әзер.

Казанда яшәүчеләргә Яңа ел бәйрәме һәм озын яллар уртача 18,5 мең сумга төшәчәк. 2019 ел – пандемиягә кадәрге елдагыдан (18 мең сум) зуррак күрсәткеч бу. Шулай ук Казан халкының чыгымы быел узган елдагыдан (17,5 мең сум) да зуррак булачак.

SuperJob сервисы белгечләре билгеләп үткәнчә, Яңа елны бәйрәм итү Россиядә яшәүче бер кешегә уртача 18,5 мең сумга төшәчәк. Бәйрәмгә Мәскәү халкы иң күп акча чыгармакчы (бүләкләрне кертмичә, бер кешегә 23,2 мең). Икенче урында – Санкт-Петербург (уртача 20,4 мең). Красноярск белән Самара (19,3әр мең сум) – өченче.

Ә менә Волгоградта (14,3 мең сум), Түбән Новгородта (15,8 мең сум) һәм Новосибирскида яшәүчеләр (16,2 мең сум) бәйрәм мәшәкатьләренә акчаны кимрәк тотарга ниятли. Воронежда (2,2 мең сумга), Ростов-Донда (1,6 мең сумга) һәм Казанда (0,9 мең сумга) исә Яңа ел чыгымнары шактый ук үскән.

Шул ук вакытта ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк чыгымлануны планлаштыра (20,3 мең сум һәм 16,4 мең сум). 24 яшькә кадәрге яшь-җилкенчәк акчаны башкалар белән чагыштырганда күбрәк (20,3 мең сум) тотарга ниятли.


Фикер өстәү