6 кешенең гомерен өзгән давылдан соң Төркиядә авиарейсларны кичектергәннәр

Бик көчле давыл булу сәбәпле, Төркиянең Истанбул аэропортлары рейсларны кабул итү һәм җибәрүне туктатты, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы Turkish Airlines авиакомпаниясе матбугат хезмәтенә сылтама белән.

«Хәзерге вакытта көчле җил аркасында Истанбулдан оча торган рейсларга пассажирларны теркәү туктатылды. Һавадагы самолетларны башка аэропортларга җибәрү мөмкинлеген бәяләү бара», – диде авиакомпания вәкиле.

Turkish Airlines матбугат секретаре Яхья Устюн Twitter аша пассажирларга рейслар турында мәгълүматны авиапассажирлар сайтында яки колл-үзәктә ачыкларга киңәш итә.

Истанбулда һәм Төркиянең төньяк-көнбатышында давыл вакытында алты кеше һәлак булган, җил тизлеге сәгатенә 130 километрга җитә, түбәләр җимерелгәч, 46 кеше имгәнгән. Истанбулдагы Россия Генераль консуллыгы вәкиле сүзләренчә, һәлак булучылар арасында Россия гражданнары юк, диелә бу хәбәрдә.


Фикер өстәү