Россиядә октябрьнең беренче декадасына кадәр җылы булырга мөмкин. Гидрометеоүзәк җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдергән. «Хәзерге вакытта һава температурасы тел-теш тидергесез дәрәҗәдә әйбәт.
Кара диңгезнең көнчыгышында су температурасы +25…+26, Сочи һәм Анапада +28 градус тәшкил итә. Экватордагы су температурасы бу. Бездә бик сирәк күренеш. Калининград өлкәсендә дә суның температурасы +24 градус. Океан суы бик нык җылынган, сентябрьдә җылылык судан һавага күчәчәк», – дигән Вильфанд ТАСС хәбәрчесенә.
Шул ук вакытта ул бәрхет сезонының, гадәттә, сентябрь ахырына кадәр дәвам итүен билгеләп үткән.