Казан циркы каршында 74 яшьлек балыкчы боз астына төшеп киткән

Бүген иртән өлкән яшьтәге бер ир-ат Казансу елгасында – цирк каршында боз астына төшеп киткән. Бәхеткә, аны коткарганнар, дип яза “БИЗНЕС ONLINE” Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы баш идарәсе мәгълүматларына таянып.

“1 апрельдә иртән Казансу елгасында, цирк каршында, ярдәм сорап кычкырган ир-ат тавышының иштелүе турында хәбәр керде”, – дип сөйләп үтелгән идарәдән.

Коткаручылар, һава мендәрчегендәге көймәгә утырып, ярдәмгә ашыккан. Алар ярдан 100 метр ераклыкта 74 яшьлек балыкчыны бозлы судан тартып чыгарган һәм “Ашыгыч ярдәм” медикларына тапшырган.

Исегезгә төшерәбез: инде 12 мартта ук балык тоту һәм башка максатта боз өстенә кермәскә тәкъдим ителде. 7 сантиметрдан кимрәк калынлыктагы бозга кергән өчен 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр штраф күздә тотылган.


Фикер өстәү