Татарстан Рәисе «Амкодор» холдингы җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Амкодор» — холдингның идарәче компаниясе»ААҖ Директорлар советы рәисе Александр Шакутин белән очрашты.

«Амкодор» ААҖ — Белоруссиянең юл-төзелеш, логистика, урман һәм авыл хуҗалыгы тармаклары өчен махсус машиналар җитештерүчесе. Холдингка барлыгы 29 предприятие керә. Компания 5 мең берәмлеккә кадәр махсус техника чыгара.

Яклар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, уртак проектларны гамәлгә ашыруның мөмкин булган вариантлары турында фикер алыштылар.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

/Татар-информ


Фикер өстәү