Шәһәр үзәгендәге кафеда шартлау булган: тәрәзәләре коелып төшкән

Воронеж үзәгендәге кафеда шартлау булган: “общепит”ның тәрәзәләре коелып төшкән. Бу хакта “ТАСС” Эчке эшләр министрлыгының Воронеж өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Ведомстводан хәбәр ителгәнчә, гадәттән тыш хәл Воронеж үзәгендә Ленин урамында килеп чыккан. Хәзер анда полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр эшли. Шартлауда зыян күрүчеләр юк.

Агентлык төбәкнең оператив хезмәтләрдәге чыганагына таянып язганча, кафеда шартлауның сәбәбе эшмәкәрләрнең нәрсәнедер бүлешә алмавына бәйле булырга мөмкин.

Хәзерге вакытта килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү