Министр урынбасары Казанның Киров һәм Мәскәү районнарына җитәкчелек итәчәк

Моңа кадәр бу вазыйфаны Сергей Миронов биләде, әмма аңа Казанның Вахитов районы суды карары нигезендә эшеннән китәргә туры килде.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков башкалабызның Киров һәм Мәскәү районнарына җитәкчелек итәчәк. Бу хакта “KazanFirst” үз чыганагы мәгълүматларына таянып яза.

Әлеге мәгълүмат рәсми төстә расланмаган әле. Әмма басма чыганагы әйтүенчә, Жаворонковны районнар хакимияте вазыйфасына билгеләү турына карар кабул ителгән инде. Яңа җитәкчене чәршәмбе көнне коллектив белән таныштыру көтелә.


Фикер өстәү