7 яшьлек кыз бетон плитә астында калып һәлак булган

Мәскәү өлкәсендә 7 яшьлек кызның өстенә бетон плитә килеп төшкән. Бала һәлак булган, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, фаҗига 31 мартта Мытищи шәһәрендә бер йортның ишегалдында килеп чыккан. Бала шундук һәлак булган.

Әлеге очрак буенча “Кешенең үлеменә китергән битарафлылык” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Фаҗига урынын тикшерү төгәлләнгән. Ишегалдын карап тотуга җаваплы затлар билгеләнә.


Фикер өстәү