Путин Россия һәм башка илләр кешеләрен Әфганстаннан эвакуацияләргә кушкан

Россия Оборона министрлыгы Президент Владимир Путин кушуы буенча Әфганстаннан 380 кешене чыгарачак.

Өч Ил-76 хәрби транспорт самолеты Кабул аэропортына 108 тонна гуманитар йөк китергән. Шушы очкычка, Россия кешеләреннән тыш, Белоруссия, Кыргызстан, Әрмәнстан, Украина һәм Әфганстан гражданнары да утыртылган.

Моңа кадәр август аенда эвакуация үткәрелүен искәртик. Ул чагында илебез хәрбиләре Россиянең, Белоруссия, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстанның 400дән артыграк гражданын Әфганстаннан чыгарган.


Фикер өстәү