Татарстан “Сыйфатлы имин юллар” илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча алдынга төбәкләр арасына керде

Мәскәүдә “Сыйфатлы имин юллар” илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы төбәк башлыкларын бүләкләделәр. Аларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнарны РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, РФ Президенты ярдәмчесе һәм РФ Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин, шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин тапшырды.

“Сыйфатлы имин юллар” илкүләм проектын гамәлгә ашыру йомгаклары 11 төбәк алдынгы дип табылган. Бүләк алучылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар.


Фикер өстәү