Кириенко һәм Миңнеханов РФ төбәкләре катнашында Болгар академиясе турында фикер алыша

РФ Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә көнне Татарстанда узачак Болгар ислам академиясенең попечительләр советы утырышында катнашачак. Утырышка Россиянең кайбер төбәк җитәкчеләре чакырылган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Бу шимбәдә Болгарда РФ Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Болгар ислам академиясенең попечительләр советы утырышы узачак», — диде Галимова. Аның сүзләренә караганда, утырышка Россия төбәкләре — Башкортстан, Чечня, Дагыстан, Кырым, Карачай-Черкесия һәм башка төбәк вәкилләре чакырылган.

Шимбә иртәсендә кунакларга Болгар цивилизациясе тарихы музее буйлап экскурсия уздырачаклар, аннары алар академия эшчәнлеге белән танышачак. Утырышның төп темасы ректорның академиянең хәзерге вакытта үсеше һәм якындагы елларга перспективалары турындагы доклады булачак.

Татарстан Президенты 2015 елның ноябрендә Болгар ислам академиясен төзү турындагы указга кул куйды. Академияне Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Ике елдан соң диярлек, 2017 елның сентябрендә, академия ачылды. Аның эшчәнлегең төп максаты — ил ислам дини мәктәбен формалаштыру.


Фикер өстәү