Казан Россиянең “бөке”ләр иң аз булган шәһәрләре исемлегенә кергән

Ул гына да түгел, Нидерландның Tom Tom Traffic Index компаниясе үткәргән тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, шәһәр узган елда юл хәрәкәтен комачаулыкларсыз оештыру буенча рейтингта хәтта беренче урынга чыккан. Мэр Илсур Метшин фикеренчә, моның төп сәбәбе – түләүле машина кую урыннары булдыру.

Казанда 2015 елда тәүге паркинглар оештырыла башлаган чакны күпләребез хәтерлидер әле. Чыннан да, шәһәр үзәгенә машинага утырып барудан да авыр әйбер юк кебек иде. “Бөке”ләр “Горький паркы” тирәсеннән үк башлана. Һинд киноларындагы Мумбай урамнары кебек, машиналар белән туп-тулы юл! Ташбака адымнары белән, әйтик, Камал театрына вакытында килеп җитү үзе бер батырлык кебек тоела иде. Юл кырыена куелган машиналар юлдан баручы транспортка тар гына полоса калдыргач, шулай булмый хәле юк.
Әмма безнең халыкка ярау кыен. Транспорт кую өчен түләүле урыннар пәйда була башлагач та, күпләребез паркинглар турында ишетергә дә теләмәде. Имеш, нәрсәгә әле без тик торган машина өчен дә түләргә тиеш? Шулай итеп, машинаны түләүле урында калдыруның тик торганнан уйлап чыгарылган әйбер түгел, бәлки, юллардан йөри алуыбыз өчен зарури шарт булып торуын бик авырлык белән генә аңлауга ирештек. Яшерен-батырын түгел, үземнең дә бер танышым (шәһәр үзәге тирәсендә бер банк офисында эшли), банк җитәкчелеге, клиентларга урын калдырмыйсыз, дип машиналарын офислары янында куйдыртмыйча, түләүле парковкага куа башлагач, кайгыга төшкән иде. Әмма ул хәзер моңа хәтта шат та. “Бераз гына булса да җәяү йөрү мөмкинлеге бит бу. Юкса көннәр буе утырып эшлибез. Иртә-кичен берәр чакрым тәпиләүнең сәламәтлеккә дә файдасын сизәм”, – ди. Машинаны банк офисыннан бер чакрым ераклыктагы паркингта калдыра да эшенә шуннан җәяү килә. Түләү мәсьәләсендә дә – үз фәлсәфәсе. “Әйе, мин хәзер паркинг өчен аена өч мең түлим, аның каравы, клиентларым артты. Алар керткән акча машина кую урыны өчен җитү генә түгел, артып та китә әле”, – дигән була. Дөрес, өлкәнрәк танышларым арасында түләүле машина кую урыннарын күралмаучылар да бар. Әйтик, әле берсе күптән түгел генә машинасын шунда куярга мәҗбүр булган да түләмичә киткән. Түли белмәгән чөнки… Берникадәр вакыттан соң шактый ук саллы штраф килеп төшү кәефен тәмам кырган мескеннең.
“Бөке” димәктән, Горький шоссесы яки Мамадыш тракты кебек юлларда йөрүчеләр “бөке” рейтингы белән килешмәстер дип беләм. Мондый урыннарда парковкалар төзеп кенә юллардагы тыгынлыктан котылып булмастыр шул.

Валентина Семенова


Фикер өстәү