Коткаручылар көзге чорда су янында аеруча игътибар булырга киңәш итә

Юка бозга алданмасыннар! Коткаручылар мәктәпләрдә көзге каникул башланган чорда ата-ананы аеруча уяу булырга чакыра. Көннәр суыту белән елгалар боз белән каплана. Шуның белән беррәттән, элпә бозга алданып, суга батучылар саны да арта. Татарстанның Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сүзләренә караганда, балалар арасында теркәлгән фаҗигале очракларның да күбесе нәкъ менә шушы чорга туры килә.

Рәсми саннардан күренгәнчә, ел башыннан бирле республика сулыкларында 69 кешенең гомере өзелгән. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 11 очракка азрак. Быел сулыкларда 8 баланың гомере өзелгән, 12 баланы коткарып кала алганнар.

– Әлеге фаҗигале очраклар Лаеш, Тукай, Биектау, Аксубай, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Алексеевск, Менделеевск районнарында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә теркәлде. Алар, иң беренче чиратта, ата-аналарның игътибарсызлыгы, балаларның яхшылап йөзә белмәве аркасында килеп чыга, – ди Юрий Венедектив. – Кызганыч, бүген кайбер ата-аналарның башта үзләрен тәрбияләргә кирәк. Араларында, баласын җитәкләп, юка бозга үзләре үк чыгучылар шактый. Ә балалар ата-анасын кабатларга ярата. Шуңа күрә бер тапкыр ата-анасы белән чыккан бала, соңрак анда үзе генә дә керәчәк.

Белгечләр ялларда көннәр тагын да суытачак, төннәрен -5 градуска кадәр салкын булачак, дип фаразлый. Шул рәвешле елга-күл, сулыклар инде бу атнада ук юка боз белән капланыр дип көтәләр.

– Ата-аналар аң булсын, балаларны күз уңыннан ычкындырмасын иде. Аларны елга янына үзләрен генә җибәрергә ярамый. Су кырыенда уйнау да тыела, – дип искәртте Юрий Венедиктов.

Балалар түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен белеп торырга тиеш:

– Кыш һәм яз башында елгалардагы юка бозга чыгарга ярамый.

– Өстенә кар яткан боз өстендә дә уйнарга ярамый. Ник дигәндә, кар астындагы боз ярылган, анда чокыр хасил булган булырга мөмкин.

– Исегездә тотыгыз: яз башында боз – тавышсыз гына, кыш башында ярылып, чатнап ватыла.

– Ярылган зур боз кисәкләре өстендә йөрү дә бик куркыныч. Алар бик тиз ватыла. Моннан тыш боз кисәкләре, судагы әйберләргә бәрелеп, әйләнеп капланырга да мөмкин.

– Бозлы суда батучы кешене күрсәгез, тиз арада өлкәннәрне чакырыгыз, коткару хезмәтенә шалтыратыгыз. Ярдәм көткәндә бозлы суда батучыга бау, шарф яки озын ботак ыргытыгыз.

 


Фикер өстәү