Машина йөртүче Назыйм Галимов: «Юлда бөтен кеше тигез»

Йөри белмәгән юл бозар, сөйли белмәгән сүз бозар, ди безнең халык. Октябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Автомобильчеләр көне билгеләп үтелә. Шул җәһәттән тәҗрибәле шофер, йөк транспортының төрлесендә йөреп караган Назыйм ГАЛИМОВ белән сөйләштек. Юлда тәртипне кем боза? Озын сәфәргә чыгуның авырлыгы нидә? Акчасына кызыгып кына озын юлларга чыгып буламы?

– Озын юлга чыкканда иң авыры нәрсә?

– Гаиләм белән аерылышу. Алар белән саубуллашканда, гел бер теләк белән чыгып китәм: яннарына исән-имин әйләнеп кайта алсам ярар иде. Киткән җиреңнән кайта аласыңмы, юкмы – беркем дә кистереп әйтә алмый бит. Башка әнә шундый тискәре уйлар еш килә.

– Вакыт буенча иң озын сәфәрегез исегездәме?

– Владивостоктан да ераграк урнашкан Находка шәһәренә барган идем. 40 көнем юлда узды.

– Гел ялгызың булу да авырдыр?

– Төрле чаклар була. Берүзең булганда күп уйланасың икән. Өйдән ераккарак киткән саен авыр. Алла сакласын, бер-бер хәл булып, тиз арада кайтып җитәргә кирәксә, нишлисең? Һәр узган чакрымны кире кайтасы бар. Хәзер инде эшемне алыштырдым, Татарстаннан чыкмыйм диярлек. Сирәк кенә Удмуртиягә чыгып керәм. Гаиләм янында булуны өстен күрәм. Көн дә өйгә кайтудан да рәхәтрәк нәрсә юктыр ул!.. Ләкин юлсыз, рульсез яши алмыйм, шуңа бу өлкәдән китә алмадым.

– Ерак сәфәрләр вакытында ватылып калган чаклар да буладыр. Андый чакта ярдәм итәләрме? Гомумән, йөк машиналары йөртүчеләр арасында теләктәшлек, дуслык бармы ул? Заманасы үзгәрә бит.

– Ерак сәфәрләргә йөри башлаганчы, мин аның асылын бөтенләй аңламаганмын. Ул – үзе бер дөнья. Мәсәлән, фураларда йөрүчеләр рация ярдәмендә аралаша бит инде. Алда «бөке», юл һәлакәте һәм башка тоткарлыклар була калса, арттарак баручылар моны белеп тора. Ярдәм кирәк чакта да шул рация аша хәбәр итәргә була. Мин эшләгән бер оешмада шундый тәртип бар иде: берәү ватылып туктый икән, җитәкчегә хәбәр итә. Җитәкче исә якын-тирәдәгеләргә туктарга куша. Туктамыйча узып киткән очракта зур гына штраф язалар иде. Билгеле, штрафы булмаса да, мөмкинлегеңә карап, иптәшеңә булышырга ничек тә туктыйсың инде.

Йөк машинасында йөрү белән җиңел машинада йөрү – икесе ике нәрсә. Әйтик, җиңел машина фураны кистереп, я булмаса ниндидер начарлык эшләп китә ала. Газына басса, кайсы фура артыннан чаба алсын инде аның. Өстәвенә тизлекне чикли торган җайланма торганда. Ә бер фура йөртүче икенчесенә шундый начарлык эшләсә, качып котылып булмый. Ике яктан «кыссалар», туктап беткәнеңне сизми каласың. Җитмәсә, син хезмәттәшләрең белән гел элемтәдә. Кыскасы, дорфаланып, кыланып йөрүдән файда юк.

– Димәк, тәртипне ешрак җиңел машиналар боза?

– Җиңел машина йөртүчеләр белән фура йөртүчеләр арасында киеренке мөнәсәбәтләр электән бар инде ул. Әйтик, зур машиналар «бөке»дә тәртип белән генә тезеләләр дә сабыр гына утыралар. Ә җиңел машина йөртүчеләр я уңнан, я сулдан узып китәргә тырыша. Әйтерсең, алар гына ашыга, аларга гына каядыр барып җитәргә кирәк! Юлда бөтен кеше тигез. Берәү дә олы юлга табигать белән хозурланып утырыр өчен чыкмый. Ул оятсыз машина йөртүчеләр көнкүрештә яшәеш өчен кирәк булган бөтен товарны фуралар ташыганын, алар ташый торган йөкнең ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуын аңларга теләми шул. Кистерәләр, авария үк ясамасалар да, нерв күзәнәкләренең тынычлыгын бозалар.

Тәртип, димәктән. Хәзерге кадәр юл төзелеше булган чакны хәтерлисезме?

– Россиядә юллар гел төзелә инде ул. Нинди киң, нинди шәп безнең юллар, ләкин ремонт тукталып тормый, яңалары да төзелеп тора. Әле менә «М12»нең картасын ачып караган идем, күпләр өчен бик файдалы проект буласы, ахры.

– Йөк машиналары йөртүчеләр арасында яшьләр күпме?

– Реклама шәп эшли бу өлкәдә. «Хезмәт хакы 200 мең сумнан башлана» кебек эчтәлектәге реклама язуларының чуты юк бит хәзер. Кызыгып киләләр дә, чынбарлыкны күргәч, китәләр. Мин эшләгән бер оешмада көненә 100 кеше килеп, 100 кеше китә иде.

– Рульгә теләсә кемне утыртмыйлардыр?

– Әзерлекне бик тәфсилләп тикшерәләр. Һәрхәлдә, мин фура йөртергә эшкә кергәндә шулай иде. Синең фурада йөри белү-белмәвеңне сорау биреп тә аңышалар. Аннан инде рульгә утыртып тикшерәләр. Биремнәрне үтәргә өч мөмкинлек бирелә. Өч тапкыр да булдыра алмыйсың икән, «Энем, ишек теге якта» диләр дә вәссәлам.

– Сез бит инде күпсанлы шәһәрләр аша узасыз. Яңа шәһәргә баргач, туктап, моңарчы күрмәгән урыннарны күрәсе киләме?

– Әлбәттә. Йөргән саен кызыксынасың. Кайвакыт йөк алырга барган шәһәрдә бер-ике көн торырга туры килә. Андый чакта кабинада утырып булмый бит инде. Кесәңнең калынлыгына карап, бераз сәяхәт итәсең. Андый чакта гел, монда тагын кайчан килермен, дип уйлыйм да мөмкинлектән файдаланырга тырышам. Әйтик, гомеремдә беренче тапкыр Мурманск шәһәренә барырга туры килде. Анда да ак төннәр чорына эләктем. Гаҗәеп күренеш инде менә! Мурманскига калган гомеремдә әллә бара алам мин, әллә юк…

– «Юл җене» кагылган, дип әйтеп буламы сезнең турында? Һәрхәлдә, хезмәт хакына гына кызыгып утырмыйсыздыр кебек рульгә…

– Кечкенәдән техникага тартылдым. Укырга кергәнче үк әтинең тракторына утырып йөрдем. Өч абыем бар, өчесе дә – шоферлар. 6–7 нче сыйныфларда укыганда, печәнгә төшкәч, олы абыем «КамАЗ»ын йөртеп карарга бирә иде. Андый бәхет бөтен кешегә дә тәтеми иде ул чакта. Аны кабызып, 5 метр булса да йөреп, үзең сүндерә алсаң, геройга тиң буласың, билләһи. Менә шул чактан ук килә ул. Техникадан килә торган искә кадәр кадерле. Ягулык, төтен, резин исе. Әйтерсең, җаныннан килә ул ис…

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү