Вәхши ир хатынын тактага кадаклап куеп ут төрткән

Екатеринбургта коточкыч җинаять кылына – ир-ат бергә яши торган хатынының аякларын тактага кагып куя, аннары хатынга бензин сибә һәм ут төртә. Соңрак ул утны үзе сүндерә. Хатын – хастаханәдә, ир-атны тоткарлаганнар. Бу турыда Екатеринбург.Онлайнга сылтама белән Интертат хәбәр итә.

«Baza» телеграм-каналы белешмәсе буенча, ир-атка 32 яшь. Талашканнан соң, аның хатыны кунарга әнисенә китә, телефонын сүндерә.

Берничә көннән, 25 октябрьдә, ир-ат хатынын урамда күрә, гаражга чакырып китерә, шунда кыйный. Аннары чүкеч белән кадак ала, хатынның аякларын тактага кадаклап куя. Бераз тынычлангач, ир кадакларны тартып чыгара, хатыныннан Асбестка илтеп куярга таләп итә. Ольга баш тарта. Аннары ир хатынга бензин сибә, ут төртә. Хатын авыртудан кычкыра башлый, ир утны сүндерә.

Шуннан соң хатын бик куркып кала, ул рульгә утырып китә. Ләкин юлда авариягә очрый. Ир урманга кача, хәзер аны тотканнар инде. Хатынны хастаханәгә илткәннәр. Аның бик күп урыннары имгәнгән, тәненең 20 проценты пешкән, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү