6 сыйныф укучысы өй эшен күчертмәгән өчен классташына антисептик сибеп ут төрткән

Самарада 12 яшьлек  малай классташ кызына антисептик сибеп ут төрткән.  Малай инглиз теленнән өй эшен әзерләмәгән булган, ә укытучы аны такта янына чыгара. Малай кызның китабына карап тиешле диалогны укымакчы була, ләкин кыз китапны ябып куя.

Дәресләр тәмамланганнан соң малай кызны күзәтеп тора. Кыз мәктәптән чыккач, классташы артыннан килеп антисептик сибә һәм ут төртә. Кызга дуслары ярдәм итә, ә үтеп баручы берәү курткасын салып утны сүндерә.

Укучының әнисе әйтүенчә, кыз үзен хәзер яхшы хис итә, әмма ул әлегә өйдә булачак.


Фикер өстәү