Язгы чәчүгә әзерлек башланды

Быел язгы чәчүдә 11 мең тракторны, алтышар мең чәчкеч һәм культиватор, киң колачлы 730 чәчү комплексын эшкә җигү күздә тотыла.

Әлеге техниканың 70 проценты чамасы тузган, дип белдерде Хөкүмәт йортында узган утырышта Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Хуҗалыклар узган елда «Росагролизинг» акционерлык җәмгыятенең ташламалы программалары ярдәмендә 480 трактор, 150шәр культиватор һәм чәчкеч, 81 чәчү комплексын сатып алуга ирешкән. Хәзерге вакытта республикада тракторларның – 68, чәчкечләрнең – 85, чәчү комплексларының – 65, культиваторларның 88 проценты ремонтланган. Иң авыр эшләрнең берсе – үзйөрешле техниканы торгызу. Бүгенгә 3 меңнән артыграк трактор, (шул исәптән чит илдә җитештерелгән 300 трактор) ремонтланмаган әле.

Техниканы әзерләүгә 3,7 миллиард сум, шул исәптән язгы кыр эшләре чорына 2 миллиард сум таләп ителә. Бүгенгә якынча 1,5 миллиард сумлык, шул исәптән язгы кыр эшләренә чама белән 1 миллиард сумлык (кирәкле сумманың 52 проценты)  запас частьлар сатып алынган.

 


Фикер өстәү