«Күктән төшкән бәхет бу!»: Татарстанда тәгәрмәчле поликлиникалар эшли

Тәгәрмәчтәге поликлиника. 2019 елның августыннан республикада «Мобиль поликлиника» программасы эшли башлады. «КамАЗ» машинасы базасында эшләнгән 4 «сырхауханә» авылларга йөри. Автомобильдә теркәү бүлмәсе һәм заманча җиһазланган алты кабинет урын алган. «Мобиль поликлиника»да авылларга тар белгечлек буенча эшләүче табиблар да чыга.

«Аларның да, минем дә күңел тыныч»

Саба районының Шыңар авылында 35 ел фельдшер булып эшләүче Рузилә Мөхәммәтова, авыл халкы табибларга рәхмәт укый, ди.
– Бу проектны сөенеп кабул иттем. Чөнки соңгы арада күп кенә чирләр азды. Ә кеше ахырга кадәр үз сәламәтлеген кайгыртмыйча йөри. Бик сирәкләр генә, әйтүгә, хастаханәгә китә. Ә Казан табиблары үзләре авылга килгәч, күренәләр. Аларның да күңеле тыныч, минеке дә, – ди ул. – «Мобиль поликлиника» Тимершыкта булып китте инде. Берничә авыл халкы шунда җыелды. Кардиолог, невролог, эндокринолог, гинеколог, хирург һәм кан тамырлары хирургы, күз табибы килде. Алар килер алдыннан без күренергә теләгән кешеләрдән кан анализы алып, ә электрокардиограмма ясатып куйдык. Безнең авылдан 37 кеше табибка күренде. Кан анализларын карап, кан басымнарын үлчәп төрле дәвалану да бирделәр. Кайберәүләргә көн саен дару эчеп торасы. Кемнеңдер холестерины югары. Йөрәк тибеше бозылу да күп очрый. Даруны дөрес эчмиләр. Берәүгә булышканы икенче кешегә ярдәм итми. Кан басымын төшерә дип күршең эчкән дару сиңа туры килмәскә дә мөмкин. Үз белдегең белән дару эчә башлаганчы табибка күренергә иде. Чирне яшерергә кирәкми. Вакытында дәвалау мөһим.
Быел табиблар аеруча саклык белән эшли икән. Табибка күренергә килгән кешеләрнең башта тән температурасы үлчәнә, организмда кислород микъдары тикшерелә. Коронавируска шик булмаса, табибка күренәләр.
Рузилә апа башкаладан килгән табибларга рәхмәтле. Алар ярдәме белән берничә авылдашларын хастаханәгә салганнар, бер кешегә күз табибына Казанга юллама биргәннәр.
Фельдшер соңгы арада авылдашларының авырулары күбәюенә борчыла.
– Кеше аз хәрәкәтләнә башлады хәзер. Кул эшләре азайды, җәяү аз йөрибез. Күп авыруларның башы шушында дип уйлыйм, – ди ул. – Соңгы арада йөрәк-кан системасы авырулары күбәйде. Инсульт очраклары да арта. Халык дөрес тукланмый. Кибетләрдә күзне кызыктырып, тәмле ризык тулып ята. Нәрсә ашаганны да белмичә, шуны сатып алабыз. Үзең пешергәнгә җитми бит инде, – ди ул.

Сәламәт булу өчен дөрес аша

Арча районының Югары Курса һәм Курса Почмак авылларына хезмәт күрсәтүче Әлфия Хәсәновадан да авыл кешесенең сәламәтлеге хакында сораштык.
– Узган ел башкала табиблары килеп китте. Әле быел күренмиләр. Килерләр дип көтәбез. Бер ияләнгәч, авыл кешесе дә сорап кына тора. «Мобиль поликлиника»да район хастаханәсендә булмаган табиблар да килә бит ул. Бездә дә соңгы елларда йөрәк авырулары, инсульт очраклары күбәйде. Ашказаны белән интегүчеләр дә бар. Нәселдән килгән онкология чирләре дә күзәтелә, – ди ул. – Әле менә күптән түгел Казаннан кунакка кайткан кешене үлемнән алып калдык. Бездән 7 чакрым ерак авылга кайткан Азат абыйның кул-аяклары оеган дигән хәбәр килеп иреште. Шул авылга очтык кына. Шөкер, Арчага алып килеп өлгердек. Андагы табиблар тиз арада ярдәм күрсәтте.
Әлфия Хәсәнова да фельдшер булып 35 елдан артык эшли икән инде. Без аннан авыл кешесенең туклануы хакында да сораштык.
– Көн саен кимендә 5–6 йортка керергә туры килә. Безнең авыл кешеләре үзләре пешереп ашый. Әле дә мич бәрәңгеләре тәгәрәтәләр. Ашауга игътибарлы алар. Кибет ризыгын бик яратмыйлар, – диде ул. – Коронавирус авыруы чыккач та, күп сынау аша үттек. Авыл кешесе авырмый тормады. Әмма күбрәк үз белдеге белән дәваланмакчылар. Күбрәк безгә түгел, интернетка ышаналар. Кабатлап әйтәм, берәүгә килешкән дару башкага зыян салырга мөмкин.

Алдан тапсалар – яхшырак

Шушы көннәрдә «мобиль поликлиника» Зәй районының Чыбыклы авылында да эшләде. Беренче көнне үк табибка күренергә дип 30 кеше килгән.
– Табиблар 2019 елның декабрендә беренче тапкыр килгәннәр иде. Ул чакта Сәвәләйгә бардык. Быел инде үзебезгә килделәр. Халык бик риза. Бүген дә кеше күп. Кан анализы бирүчеләр генә дә – 31 кеше. Табибларга да чират зур, – ди Чыбыклы авылы фельдшеры Рәхилә Фәйрушина.
Табибларга күренергә килгән 66 яшьлек Сиринә Әсхәдуллина моны күктән төшкән бәхет дип атады.
– Бөтен кеше дә районга чыгып китә алмый. Авыл җирендә яшәүче өлкәннәр өчен табибларның килеп тикшерүе – әйтеп бетермәслек шатлык. Гомерем буе икътисадчы булып эшләдем. Әкренләп авырулар үзен сиздерә башлады. Кичә кан анализлары тапшырдым, ЭКГ үттем. Бүген терапевтта булдым, күз табибына керермен дип торам. Чирне яшереп булмый, алдан табылса, яхшырак дип уйлыйм. Шуңа да үз сәламәтлегемне кайгыртырга тырышам, – ди ул.

Белешмә

«Мобиль поликлиника» проекты үзәктән читтә урнашкан һәм кечкенә авылларга яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Ул «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла. Әлеге проектны «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге тәкъдим итте, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Нәтиҗәдә дүрт мобиль медицина комплексы сатып алынды. Алар 2019 елның августыннан авыл халкына хезмәт күрсәтә башлады.

Узган ел бу проект кысасында республиканың 24 районында 26865 кеше медицина тикшерүе узган. Шуларның 1324е хастаханәләргә салынган. 12146 кешегә икенче кат тикшеренергә кушылган.

«Мобиль поликлиника» табиблары:

– кардиолог,
– уролог,
– эндокринолог,
– невролог,
– кан тамырлары хирургы,
– акушер-гинеколог,
– күз табибы,
– УЗИ ясаучы белгеч.

 


Фикер өстәү