Марат Җәббаров: Татарстанда чәчү кампаниясе бер айдан соң башланачак

Татарстан аграрийлары язгы чәчү кампаниясенә актив әзерлек алып бара – хуҗалыклар 800 миллион сум акча алган инде, тагын 2,3 миллиард сум якын көннәрдә күчереләчәк.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Докладчы билгеләп үткәнчә, чәчү кампаниясе бер айдан соң башланачак. Бүгенге көндә республика орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән. Моннан тыш, хуҗалыклар 167 мең тонна ашлама туплаган (2020 елга карата +13,6 тонна). Тәтеш районында ул гектарына — 101, Зәй районында – 98, Минзәлә районында – 97, Югары Ослан районында – 37, Яшел Үзән районында – 36, Әгерҗе районында 11 килограмм туры килә. Министр район җитәкчеләрен бу юнәлештәге эшне көчәйтергә чакырды.

Хуҗалыклар техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүне дәвам итә. 5-9 апрельдә махсус комиссия машина-трактор паркының әзерлеген тикшерәчәк, диде аграр министр. Марат Җәббаров район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыкларына бер атна эчендә хуҗалыкларда терлек азыгын куллануга анализ ясарга һәм чәчүлекләрнең структурасын яхшырту буенча чаралар планы әзерләргә кушты.

Терлекчелек тармагы турында сөйләгәндә, министр мөгезле эре терлек ите җитештерү аерым игътибар таләп итүен билгеләп үтте. Республикада бу юнәлештә күрсәткечләр узган елга караганда 1 процентка кимегән. Аксубай, Спас, Минзәлә һәм Кама Тамагы районнарында тискәре динамика күзәтелә.

Сөт җитештерү динамикасы исә ике ай дәвамында тотрыклы булып кала. 227 мең тонна (+5,5 мең тонна) сөт җитештерелгән. 209 мең тонна чимал сатылган, керем 5,4 миллиард сум (үсеш – 5 процент) тәшкил иткән.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов авылда сөт терлекчелегенең һәрвакытта да төп керем чыганагы булуын, алга таба да шулай булып калуын билгеләп үтте һәм әлеге мәсьәләне даими контрольдә тотарга кушты.

/Татар-информ


Фикер өстәү