Авылда яшәүче яшүсмер тавышланган өчен кисәтү ясаган гаиләне йортсыз калдырган

Башкортстанда 15 яшьлек үсмер бер йортка ут төрткән. Йорт хуҗасы янгыннан авырлы хатынын һәм кызын алып чыгып өлгергән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итте.

Кырмыскалы районы Камышлы авылында янгын чыгуы турында полициягә хәбәр итәләр. Бәла килгән йортта 37 яшьлек ир-ат 29 яшьлек көмәнле хатыны һәм кызы белән яшәгән.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, өйгә утны балигъ булмаган яшүсмер төрткән. Тоткарлагач, ул гаебен таныган.

Хәл болайрак булган. Кыш көне әлеге үсмер иптәшләре белән бу гаилә яшәгән йорт янында йөргән. Төнлә йортлары тирәсендә тавышланышкач, хатын кисәтү ясаган булган. Малайга бу ошамаган һәм ул хатынга үпкәләп, үч алырга булган. Ләкин кыш көне кар көртләре  булу сәбәпле, мунча янына уза алмаган. Ләкин ул үче турында онытмаган. Шырпы, кәгазь һәм каен кайрысы алып, мунчага килә. Аның тәрәзәсен ватып керә һәм ут төртә.  Бөтен гамәлләрен телефон камерасына төшереп бара. Тик малай ялкынны йортка да күчәр дип уйламый.

Гаилә башлыгы  төтен исен сизеп, авырлы хатыны белән  5 яшьлек кызын уттан алып чыгып өлгерә. Хәзер гаилә туганнарында яши, диелә Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.


Фикер өстәү