Татарстанда мотоциклчы һәлак булган

Ул хастаханәдә җан биргән.

Кичә кичен Казанның Беломорская урамында юл фаҗигасе булган. “Хендай” рулендәге 34 яшьлек ир-ат, юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмыйча, сулга борылган да каршы яктан килүче “Сузуки” мотоциклына килеп бәрелгән. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авариядә 32 яшьлек мотоциклчыга бик нык зыян килгән. Аны хастаханәгә озатканнар, ләкин табиблар ир-атны үлемнән коткарып кала алмаганнар.


Фикер өстәү