Чүлмәк-кабакта бик тәмле рагу пешерү ЫСУЛЫ

Лариса Кузьмина рецепты

Кирәк булачак: газ миченә сыярлык зурлыкта бер кабак, 400 г чамасы каз яки үрдәк ите (эче-башы белән бергә тә әйбәт), уртача зурлыкта 5–6 бәрәңге, 1 кишер, 1 баш суган, 1 татлы борыч, 1–2 тырнак сарымсак, тәменчә тоз, борыч, дәфнә яфрагы.

Кабакның өстен капкач рәвешендә кисеп алабыз. Эчен чүлмәк рәвешенә китерәбез: йомшагын алабыз, орлыкларыннан чистартабыз. Кабыгын тишмичә генә саклык белән кашык ярдәмендә кырыйларында калган йомшагын кырабыз.

Итне уртача кисәкләргә шакмаклап турап, майда бераз кыздырабыз. Шуңа суган, кишер, бәрәңге, татлы борыч,  сарымсак, кабак йомшагын шакмаклап турап салабыз. Дәфнә яфрагы, борыч, тоз, бер стакан чамасы су өстәп, бераз пешереп алабыз. Аннан барысын бергә чүлмәк-кабакка тутырабыз.

Капкачын каплап, фольга белән төрәбез дә 180–200 градуска җылытылган мичкә 1,5–2 сәгатькә куябыз. Кабак-чүлмәктә рагу искиткеч тәмле булып пешә.


Фикер өстәү