Раил хәзрәт Фәйзрахманов: «Яңа нигезгә күченгәч, Коръән ашы уздыру хәерле, тик мәҗбүри түгел»

Йорт салуның ние бар – мүклисе дә чутлыйсы. Өр-яңа нигез җиткерү – мәшәкатьле дә, җаваплы да, чыгымлы да, куанычлы да вакыйга. Ислам дине күзлегеннән караганда йорт салып чыгуның аерым таләпләре бармы? Нигездә бәрәкәт, тынычлык булсын өчен нишләргә? Яңа йортка күченгәндә, нәрсәне истә тотарга?

Бу һәм башка сораулар белән Раил хәзрәт Фәйзрахмановка мөрәҗәгать иттек.

– Йорт сала башлаганда, дин буенча, нинди таләпләрне истә тотарга?

– Нинди генә зур эшкә тотынмыйк, аны үзебезнең гыйлем, тәҗрибә, хезмәт хакы, дус-ишкә, хәлле абзыйларыбызга таянып, ышанып башларга ярамый. Эшне һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл итеп, аннан ярдәм өмет итеп башларга кирәк. Хезмәт хакы кими, абзыйлар ярдәм итми, эштән куарга мөмкиннәр. Алалһы Тәгалә генә бирүче. Күңелне Аллаһка ачып, хәерле нәтиҗәне аннан сорарга, көтәргә кирәк. Бу – өй төзүнең дә, фатир алуның да, башка зур эшнең дә нигезе.

– Нигезне бәрәкәтле итү, йортта тынычлык саклау өчен нишләргә?

– Тәкъва булырга. Өй салу да хәләл кәсептән килгән керем хисабына салынырга тиеш. Урлап, талап салынган өйдә, табынына хәрам ризык кайткан нигездә бәрәкәт булмый. Кайберәүләр, сөйләшеп-нитеп, акча чыгармыйча гына өй салдым, дип мактанырга мөмкин. Кеше рәнҗетеп, золым кылып тапкан малдан бәрәкәт көтмә. Ул меңе-артыгы белән чыгарга да мөмкин. Хәләл һәм тәкъва тормыш кына безне бәхетле итә, нигезебезгә тынычлык, иминлек бирә. Өйдә һәрдаим Коръән укылса, бу да йортка бәрәкәт, тынычлык өсти. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бәкара», «Гыймран» сүрәләре укылган өйдә шайтан булмас», – дигән. Коръән укылмаган җирдә шайтан хуҗа. Андый йортта күңел төшенкелеге, күңел тарлыгы, вәсвәсә булачак.

– Яңа нигезгә күченгәч, Коръән ашын кайчан уздыру хәерле? Аны зурлап уздырырга кирәкме, әллә мулла чакыртып, азан әйттерү дә җитәме?

– Аллаһка шөкер итеп, андый аш уздыру хәерле. Сарык чалып, пылаумы, ашмы пешереп, туганнарны табын янына җыю күңелле. Аллаһны искә төшереп, мәҗлес оештыру – хуп күренеш, әмма мәҗбүри гамәл түгел. Андый мөмкинлек булмаса, гади генә табын әзерләп, Аллаһы Тәгаләгә мактау сүзе әйтеп, вәгазь сөйләп тә үткәреп җибәрергә мөмкин.

– Яңа йортка күчкәндә, иң беренче песи кертү гадәте дә бар бит әле халыкта.

– Бу – уйдырма, кеше уйлап тапкан хорафат кына. Динебездә андый нәрсә юк. Иң мөһиме – ишектән кергәндә «бисмилләһ» әйтү. Кем беренче булып керергә тиешлегенең дә кагыйдәсе юк. Иң мөһиме – Аллаһка зикер әйтеп керү тиеш. «Бисмилләһ» дип әйтелгән йортка шайтан кермәс. «Миңа монда урын юк», – дияр.

– Йортка җиһаз тезү буенча ниндидер таләпләр бармы? Күпләр фен-шуй, минимализм һәм башка кагыйдәләргә игътибар итә бит.

– Динебез – җиңел дин. Анда кеше тормышын катлауландырырга тырышу юк. Кеше үзенә ничек кирәк, шулай итеп җиһазын да, башкасын да тезә. Көзгене болай куйсаң, акча килә, болай итсәң, акча чыга дигәннәре – кеше уйлап тапкан нәрсә генә. Акчаны да, башкасын да Аллаһы Тәгалә бирә, кесәдән дә ул чыгара. Иман булса, хәләл тормыш алып барсак, фен-шуйлар гына безгә тәэсир итә алмый.

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү