Парламент яртыеллыкка йомгак ясый

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме өченче утырышы 8 июльдә уздырылачак. Кичә парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин көн тәртибендәге мәсьәләләрне карап тикшерүгә керешкәнче, соңгы вакытларда республикада булган кайбер вакыйгаларны билгеләп үтте. Парламент башлыгы, июнь аендагы утырышта каралып, Дәүләт Думасына җибәрелгән Дәүләт Советы закон инициативаларына аерым тукталып үтте.

Татарстан парламентчыларының корал сатып алуга хокук бирү яшен 18дән 21гә күтәрү тәкъдиме хупланды да инде. Россия Президенты Владимир Путин шушы көннәрдә генә тиешле законга кул куйды. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы үз эшен төгәлли. Татарстанның калган закон инициативаларын яңа депутатлар караячак, димәк.

Алдагы утырышка килгәндә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, депутатлар 17 мәсьәләне, шул исәптән 5 республика законы проектын һәм 7 федераль закон проектын карап тикшерергә ниятли.

Профильле комитетлар республика Җир һәм Экология кодексларына, шулай ук урманнардан файдалану, коррупциягә каршы көрәшү турындаus законнарга үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын әзерләгән.

Чит ил гражданлыгына ия булган россиялеләр өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүне тыюны билгеләүне күздә тоткан Татарстан Республикасының  аерым законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проекты икенче укылышта каралачак.

Егерме өченче утырышның көн тәртибенә шулай ук Татарстан Хисап палатасының 2020 елдагы эшчәнлеге турында хисап кертелгән.

Моннан тыш депутатлар Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау федераль хезмәтенең (Росгидромет) Идел буе федераль округы буенча департаменты эшчәнлеге турында чыгышны тыңлаячак. Парламентчылар әлеге мәсьәлә кысаcында Татарстанда әйләнә-тирә мохитнең торышы буенча фикер алышырга ниятли.

Утырышта парламентның агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалачак. Бу җәһәттән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның чыгышы көтелә.


Фикер өстәү