Рөстәм Миңнеханов Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагын үстерү стратегиясе буенча семинар-киңәшмәдә катнашты

Мәскәүдә 2030 елга кадәр Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагын үстерү стратегиясе буенча семинар-киңәшмә узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, стратегия илкүләм проектларны гамәлгә ашыру максатыннан Президент Указында билгеләнгән бурычларны үтәүне күздә тота. «Без 2030 елга һәм пландагы 2035 елга кадәрге чорга төзелеш тармагын үстерү стратегиясен әзерләдек. Аның буенча фикер алышу өчен субъектлар җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә үткәрдек. Чараның максаты – аралашу, ил күләмендә төзелеш тармагына кагылышлы стратегик юллар табу, тәҗрибә алышу», – дип аңлаткан Марат Хөснуллин.
Стратегиянең төп максатларыннан берсе – кешеләргә торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирү. Моның өчен, Россия вице-премьеры билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь хуҗалыкны камилләштерүгә, социаль объектлар төзүгә, гомумән, төбәкләрнең социаль-икътисади үсешенә инвестицияләр кирәк.
Исегезгә төшерәбез: 2030 елга кадәр төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү стратегиясендә бу вакытка эчке тулай продукт күләмендә тармак өлешен 5,1 проценттан 5,8 процентка кадәр җиткерү максаты куелган. Шул ук вакытта бер ел эчендә файдалануга тапшырылырга тиешле торак мәйданы 120 миллион кв. метрга (хәзерге вакытта – 86 миллион кв. метр) җиткерелергә тиеш.


Фикер өстәү