Татарстанда 32 градус салкын булачак

Иртәгә, 12 мартта, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә томан төшүе көтелә, юлларда бозлавык саклана.

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда аязучан болытлы һава, иртән һәм көндез бераз кар явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көн дәвамында аның тизлеге көчәячәк.

Татарстанда төнлә 22-27, урыны белән 32 градуска кадәр салкын булуы ихтимал. Көндез 11-16 градус салкын булачагы фаразлана.

Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.


Фикер өстәү