Путин Россия төбәкләренә урманнарны янгыннардан саклауга акча бүлеп бирергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин Россия регионнарына урманнарны янгыннан саклау өчен елына кимендә 8 млрд сум бүлеп бирергә кушты. Күрсәтмә ил хөкүмәтенә бирелде.

Регионнарга урман саклау өчен акчаларны ел саен федераль бюджеттан бүлеп бирү планлаштырыла. Хөкүмәт докладны 1 ноябрьгә кадәр тапшырырга тиеш, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.
Август аенда хәбәр ителгәнчә, Россия регионнарына урманнарны яклау һәм янгыннарга каршы көрәшкә 24 млрд сум юнәлдереләчәк. Бу акчалар «урманнарны саклауда һәм янгыннарга каршы көрәштә төбәкләрнең үз мөмкинлекләрен арттыру «өчен кирәк», — дип белдерде Путин. Ул быел урман янгыннары белән бәйле ситуациядән тәҗрибә алырга һәм «урман саклау системасын кардиналь рәвештә көчәйтергә»кирәклегенә игътибар итте.


Фикер өстәү