Путин карантинга китәргә мөмкинлеген белдерде

Россия Президенты Владимир Путин аның тирәсендә күпләр коронавирус белән авырый, һәм тиздән аңа карантинга китәргә туры киләчәк, дип белдергән.

«Хәтта минем әйләнә-тирәмдә дә коронавирус белән проблемалар килеп чыга. Чынбарлыкта ниләр булганын ачыкларга кирәк. Миңа тиздән карантинга китәргә туры килер дип уйлыйм. Тирә-юньдә күпләр авыйрый», — диде ул Кремльдә паралимпиячеләр белән аралашканда.


Фикер өстәү