Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов һәйкәлен ачуда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов һәйкәлен ачуда катнашты.

Чара Казанда, Борис Кузнецов җирләнгән Арча зиратында узды.

Ачылыш тантанасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан башланды.

«Бүген без легендага әверелгән кеше – Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовка һәйкәл ачабыз, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Татарстан һәрвакыт үз иленә тугры булган сугышчылар белән дан тотты. Советлар Союзы геройлары — республикада туган 185 кеше һәм Татарстанга бәйле язмышлары булган 168 кеше.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Җиңү Байрагын бүген шул коточкыч сугыш геройларының варислары — Россия армиясе сугышчылары горурлык белән йөртә. Ул искәрткәнчә, Татарстан Республикасында яшәүче 26 кешегә Россия Федерациясе Герое исеме бирелде, 7 сугышчы бу югары исемне махсус хәрби операция барышында алды.

Рөстәм Миңнеханов Борис Кузнецов һәйкәлләрен төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чарада шулай ук Борис Кузнецовның тол хатыны — Әлфия Солтан кызы Филатова, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, Казан мэры Илсур Метшин, «Россия ветераннар берлеге» бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика ветераннар оешмасы рәисе Александр Бородин һәм башкалар катнашты.


Фикер өстәү