Татарстанда яшәүчеләрне мошенниклыкның яңа төре пәйда булу турында кисәткәннәр

Кесә телефонына шалтыратып, үзләрен Күпфункцияле үзәк хезмәткәре буларак таныштыралар һәм смс-хәбәр белән килгән кодны әйтүне сорыйлар.

Татарстанда яшәүчеләр мошенниклыкның яңа корбаннарына әйләнгән. Кырыгалдарлар телефон аша код һәм пароль сорый башлаганнар.

Мошенниклар, кесә телефонына шалтыратып, үзләрен Күпфункцияле үзәк хезмәткәре буларак таныштыралар һәм смс-хәбәр белән килгән кодны әйтүне сорыйлар икән. Күпфункцияле үзәк вәкилләре билгеләп үткәнчә, алар телефон аша мондый мәгълүматлар сорамый һәм хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен кешеләрнең почтасына яки электрон адресларына җибәрми.

Белгечләр кисәткәнчә, мошенниклар бу мәгълүматлардан Россия Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси мәгълүматларны кулга төшерү өчен файдаланырга мөмкин.


Фикер өстәү